news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Уймак зурлыгындагы Коръән басмасы Төмәндә борынгы кулъязмалар күргәзмәсенә куелды

Музейда изге китапның кулъязмаларын һәм кәгазь басмаларын күреп була.

(Казан, 10 октябрь, «Татар-информ»). Төмәндә И. Я. Словцов исемендәге музей комплексында уймак зурлыгында Коръәнне, изге китапның кулъязмаларын һәм кәгазь басмаларын күреп булачак. ТАССРның 100 еллыгына багышланган күргәзмә 8 октябрьдә ачылды. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы сайтында хәбәр ителә.  

Коръән кулъязмалары һәм басма китаплары коллекциясен «Казан Кремле» Дәүләт тарихи-архитектура һәм сәнгать музей-тыюлыгы биргән.

Экспозициядә Төркия, Катар, Палестина, Иран дәүләте лидерлары, иҗтимагый-сәяси, дин эшлеклеләре бүләк иткән борынгы кулъязма күчермәләре урын алган. Коллекциянең бер өлешен Коръәннең япон, кытай, урду, суахили телләренә тәрҗемәләре алып тора.

Музейда тәкъдим ителгән иң кечкенә Коръән басмасы — уймак зурлыгындагы китап.

«Коръән — гармония чыганагы» проекты 2015 елда башланды. Бу вакыт эчендә аны Екатеринбург, Чиләбе, Мәскәү, Пермь, Ульяновск, Алабуга, Чаллы, Яшел Үзән шәһәрләрендә яшәүчеләр күрде. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100