Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
“Уылдык” операциясе барышында законсыз төстә тотылган ике мең килограммга якын балык алынган
“Уылдык” операциясе барышында законсыз төстә тотылган ике мең килограммга якын балык алынган
(Казан, 22 май, “Татар-информ”, Елена Чембаева). Агымдагы елның 17 мае мәгълүматлары буенча “Уылдык” операциясе кысаларында экология милициясе хезмәткәрләре тарафыннан 211 җинаять эше кузгатылган. Бу хакта “Татар-информ” агентлыгына ТР Эчке эшләр министрлыгының Әйләнә-тирә мохитне саклау өлкәсендәге хокук бозуларга каршы көрәш идарәсе штабы инспекторы, милиция лейтенанты Артур Фәйзриев хәбәр итте.
“Уылдык” операциясендә шәхси составтан 1366 кеше, 288 машина һәм 45 йөзмә чара җәлеп ителгән. 382 мобиль төркем оештырылган һәм 1069 максатчан рейд үткәрелгән. Операция барышында 508 тыелган балык тоту коралы, шул исәптән 24720 квадрат метр мәйданлы ятьмә һәм 1946,5 килограмм балык алынган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз