news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Уйламаган көнем юк» китабы Татарстан районнарында сатыла башлады

Китап зур тизлек белән сатыла. Бүгенге көндә 2000 данә тиражның дүрттән бер өлеше генә калган.

«Уйламаган көнем юк» китабы Татарстан районнарында сатыла башлады
Рамиль Гали

(Казан, 25 декабрь, «Татар-информ»). Нәбирә Гыйматдинованың «Уйламаган көнем юк» китабы Татарстан районнарында сатуга чыкты. Аны китап кибетләрендә һәм район газетасы редакциясендә алырга була. Бәясе 100 сумнан башлана. Китапны сатып алу буенча сораулар белән (843) 222-09-84, +79173930962 телефоннарына мөрәҗәгать итәргә була.

«Татмедиа» акционерлык җәмгыятенең басма матбугатны ваклап сату департаменты мәгълүматлары буенча, бүгенге көнгә 2000 данә тираж белән басылган китапның нибары дүрттән бер өлеше генә калган. Район редакцияләренең күпчелегендә китаплар бер көндә сатылып беткән, хәзерге вакытта редакцияләрдә складларны тулыландыру бара.

«Уйламаган көнем юк» китабы — «Казан утлары» журналының яңа проекты. Журнал үзенең китапханәсен булдыру идеясен тормышка ашыра башлады, бу «Татмедиа» акционерлык җәмгыяте ярдәме белән эшләнә.

Нәбирә Гыйматдинованың «Уйламаган көнем юк» повестендә берничә төп герой бар. Мәсәлән, Тәслимә — талантлы язучы, фәлсәфи әсәрләр яза һәм шуның өчен ул журналдан редактор тарафыннан куыла. Аның ире Миндияр — комарлы уеннар белән мавыга, Лас-Вегаста казиноларда зур акчалар эшләргә хыяллана. Ләкин анда барып җитә алмый, Тәслимәнең хыялында төзегән бик матур зур йортын оттырып, хатынын бурычка батыра. Тәслимә, шушы бурычлардан котылу өчен, бер бик тә бай түрәнең йортына хезмәтче булып урнаша.

«Монда мин дөньяның контрастын бирергә тырыштым. Бер яктан, биек коймалар артында төзелгән өчәр-дүртәр катлы йортлар, ләкин ул йортлардагы без XII гасырда да белгән һәм курыккан Тауэр замогыннан да куркынычрак тормыш бара. Анда бәгырьсезлек, кансызлык һәм миһербансызлык хөкем сөрә, аларда кеше хәсрәте юк. Ә шушы бистәләрнең артында кибетләрнең срогы чыккан ризыкларны түгә торган чокырларында халык казына. Алар арасында без белгән, без талантын бәяләгән әдәбият, сәнгать кешеләре дә бар», — дип сөйләде китап авторы Нәбибә Гыйматдинова.

Китапны сату нокталары, адреслар турында мәгълүматны инстаграмда китапның махсус аккаунтыннан белеп була. Шунда ук китапка онлайн заказ бирү мөмкинлеге дә бар.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100