Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
«Уяв» республика бәйрәмендә чувашларда сабый балага исем кушу йоласы күрсәтелде
Әлки районының Сихтермә-Хузангай авылында чуваш мәдәниятенең «Уяв» милли республика бәйрәме уза. Бәйрәм кунаклары чуваш халкының борынгыдан килгән туй, хәрби хезмәткә озату, кичке җыен, сабыйга исем кушу кебек йолалары белән танышты.
Мәйданчыкларның берсендә Сихтермә-Хузангай авылында, кендек анасы буларак, яңа туган сабыйларга исем кушу йоласын кылучы Алмапике Григорьева йоланың нечкәлекләре, бүген чуваш яшьләренең сабыйларына кушу өчен нинди исемнәргә өстенлек бирүе, чын традицион чуваш исемнәренең югалып баруы турында сөйләде.
«Яңа туган сабыйга исем кушу йоласы чуашларда түбәндәгеләрдән гыйбарәт: бала тууны, бигрәк тә ир бала туган очракта, зур табын белән бәйрәм итәләр, бәйрәмгә гаиләнең барлык якыннары, туганнары, дуслары һәм кендек анасы чакырыла», – диде ул.
Бүгенге көндә кендек анасы бала тудыру процессында катнашмый, әмма йола буенча яңа туган сабыйга исем кушу бәйрәменә чакырыла, дип аңлатты Григорьева.
«Нәселдәге иң өлкән зат (еш очракта авылга бер яки берничә сабыйларга исем кушучы кендек анасы була) сабыйны кулларына ала, баланың телен бал һәм май белән буйый (бу баланың теле киләчәктә баллы һәм йомшак булсын өчен эшләнә) һәм Тура Алласына баш иеп дога кыла. Моннан соң сабыйның ата-анасы балага сайланган исемне атый. Кендек анасы догалар кыла-кыла балага әлеге исемне куша», – дип аңлаттылар кунакларга.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз