news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100

“Уяв” IX Бөтенроссия чуваш милли мәдәнияте бәйрәме җитә

Егетләр “Чуваш баһадиры”, кызлар “Чуваш чибәре” исемнәрен бүлешәчәк

 (Казан, 25 июнь, “Татар-информ”). Бу атна шимбә көнне, 27 июньдә, Нурлатта “Уяв” IX Бөтенроссия чуваш милли мәдәнияте бәйрәме узачак.

Бу көнне мәйданда традицион остакуллар күргәзмәләре эшләячәк, ир-егетләр билбау көрәшендә “Чуваш баһадиры”, кызлар исә гүзәллектә “Чуваш чибәре” исеме өчен көрәшәчәк. Республика һәм Россиянең фольклор коллективлары үзләренең иң матур чыгышларын бүләк итәчәк. Бәйрәм иртәнге 9да аэропорт мәйданында башлана, дип хәбәр итә “Дуслык” газетасы.

news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
Медиаметрикс
news_bot_970_100