news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Утыз ел күрсәтелмәгән революция экспонатлары кабат Милли музейда урын алды

Татарстан Милли музеенда "Революция давылы: Россия тарихында 1917 ел" дигән масштаблы күргәзмәдә кызыллар гына түгел аклар тормышы да чагылыш таба.

Утыз ел күрсәтелмәгән революция экспонатлары кабат Милли музейда урын алды
Салават Камалетдинов

(Казан, 12 декабрь, “Татар-информ”, Мөршидә Кыямова). Бүген Татарстан Милли музеенда “Революция давылы: Россия тарихында 1917 ел” дигән күргәзмәнең тантаналы ачылышы булды. Утыз ел буе музейда революциягә багышланган күргәзмә оештырылмаган булган. Яңа проектта барлыгы 1200 экспонат урын ала. Бу хакта “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы хәбәрчесенә Татарстан Милли музееның генераль директоры Гөлчәчәк Нәҗипова хәбәр итте.

Бөек Октябрь революциясенең 100 еллыгы уңаеннан әзерләнгән проектны ачу тантанасына Татарстан һәм Россия киңлекләрендә эшләүче Ленин музейларыннан да вәкилләр катнашты. Милли музей бинасы чын мәгънәсендә 1917 елгы вакыйгаларны күзалларга мөмкинлек бирә. Музей ишек төбеннән үк, килгән кунакларны солдатлар каршы алды.

“1917 елгы революциягә багышланган вакыйгалар турында күргәзмә моннан 30 ел элек тәкъдим ителгән була, – ди Гөлчәчәк Нәҗипова. – Әлбәттә Татарстан тарихы һәм башка проектларда өлешчә инкыйлаб чоры тәкъдим ителеп торды. Әмма мондый зур проект булганы юк иде әле. Революция тарихыбызда фаҗига булса да, Татарстаныбызны барлыкка китергән. Шунысы куанычлы: Милли музей республиканың төп тарих йорты булгач, пионер, комсомол һәм башкалар барысы да революциягә кагылышлы экспонатларны бирегә алып килгән. Хәзер инде музейга революция чорында чит илләргә чыгып киткән милләттәшләребезнең мирасын да җыябыз. Яңа ачылган экспозициядә алар да урын ала. Шунысы кызыклы, “Революция давылы: Россия тарихында 1917 ел” күргәзмәсе инкыйлабны төрле яктан ачып күрсәтә. Биредә кызыллар тормышы гына түгел, ә акларның язмышы да сурәтләнгән”.

Татарстан Милли музее тупланмалары нигезендә әзерләнгән күргәзмә Казан губернасында революцион вакыйгаларның барышы турында сөйли һәм үзгәреш чорының мөһим этапларын чагылдыра. Төп вакыйгалар экспозициядә хронологик рәвештә күрсәтелә: 1917 елга кадәрге губерна тормышы, самодержавиягә каршы февраль халык чыгышлары, Казанда Октябрь кораллы восстаниесе, Совет хакимияте оештыру. Биредә рус һәм татар телләрендә Совет хөкүмәтенең тынычлык һәм җир турындагы беренче декретларын күрергә мөмкин.

Проектның фәнни консультанты – тарихчы, академик Индус Таһиров. “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы хәбәрчесенә ул Милли музей хезмәткәрләренең тырыш хезмәтен бәяләп узды.

“Мондый күргәзмәнең моңарчы эшләнгәне булмады, – ди Индус Таһиров. – Тарих тузаннарын кузгатып, әллә кайда яткан тарихи документларны да тапканнар. Биредә җитәкчеләр яки кешеләр турында гына түгел, ә нинди шартларда вакыйгалар булганлыгы хакында да мәгълүмат алырга мөмкин. Губернаның шәһәр һәм өязләрендә дә яңа хөкүмәт урнаша башлый. Барысы да Казанга төбәлгән. 1917 елның ноябрендә Спас, Чистай, Тәтеш, Лаешта идарә итү Советлар кулына күчә. Менә шушы вакыйгалар турында күргәзмә экспонатлары аша танышырга мөмкин дә инде. Күргәзмәнең бер бүлеге Россия дәүләте һәм яңа җәмгыять оешуга багышлана. Аның тарихтагы мөһим сәхифәләренең берсе булып милли республикалар һәм автономияләр, шул исәптән 1920 елда Татарстан АССР төзелү тора. Экспозициядә республиканың беренче картасы һәм байрагы кебек уникаль экспонатлар белән бергә, республиканы төзүгә нигез салучы дәүләт эшлеклеләренең фотосурәтләре һәм документлары күрсәтелә”.

“Революция давылы: Россия тарихында 1917 ел” проектында раритет экспонатлар урнаштырылган. Алар арасында чорның документаль шаһитлары – сәяси партияләрнең листовкалары һәм агитация плакатлары, революция барышын яктырткан рус, татар телләрендә шәһәр һәм губерна газеталары, хәрби коралларны күрәбез.

Күргәзмәдә Казан дары заводында табылган инглиз гаубицасы, кинохрониканың үзенчәлекле кадрлары һәм башкалар бар. Төбәктәге шушы тарихи вакыйгаларның алгы сафында булган В.Тихомирнов, В.Адоратский, С.Максуди, Г.Исхакый, М.Вахитов, Н.Ершов, Я.Шейнкман, Я.Чанышев һәм башкалар хакында аларның шәхси әйберләре, документлары, фотосурәтләр тарих белән кызыксынучыларда аеруча кызыксыну уятачак.

Революция чорындагы туган төбәк тарихын тулысынча күзалларга мөмкинлек биргән күргәзмәнең яңалыгын Индус Таһиров кадерле, тарихи экспонатларның бер мәйданга җыелуында күрә.

Күргәзмә гадел җәмгыять төзү өмете һәм үзгәрешләр рухы белән сугарылган дәвернең кырыс, авыр сулышын тоярга мөмкинлек бирә, тарихи хәтерне яңарта, 1917 ел революциясенең Россия һәм дөнья язмышындагы урыны турында уйландыра.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100