news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Утын белән ягыла торган мунча татар гореф-гадәтләрен саклый

Авылларда да мунчалар газ белән җылытылганда, биредә каен, имән себеркеләре пешереп, утын белән җылытылган мунчада җанга һәм тәнгә сихәт алырга мөмкин

(Казан, 10 октябрь, "Татар-информ", Лилия Локманова). Казанның Царицыно һәм Борисоглебское бистәләрендәге “Деревенька” мунчалары, элеккеге традицияләргә тугры калып, мунчаларын утын белән җылытуны дәвам итә. Авылларда да мунчалар газ белән җылытылганда, биредә каен, имән себеркеләре пешереп, утын белән җылытылган мунчада җанга һәм тәнгә сихәт алырга мөмкин.

Моннан тыш, биредә кедр кисмәгендә парлану мөмкинлеге бар. Парланганнан соң аңа 15-20шәр минутка кереп чыгу гына да тән тиресен йомшарта, чистарта, атна дәвамында балаларныкы кебек нәфис итә. Кедр кисмәгенә 2-3 сәгать дәвамында берничә тапкыр кереп чыгу киңәш ителә.

Шулай ук “Деревенька” мунчасында төрле массажлар ясатырга, скраб белән тәнне сихәтләндерергә, биткә маскалар ясату мөмкинлеге каралган.

Мунчаның тагын бер үзенчәлеге — ул сарымсак пары. Ул борынгы рецептлар буенча эшләнелә. Көн саен ике тапкыр сәгать 18.00 дә һәм 20.30 да сарымсак пары салына. Аны салыр алдыннан мунчачы пар бүлмәсен юып чистарта, киптерә. Аннан соң диварларны дымландыра. Бу суларга җиңел булсын өчен эшләнелә. Шуннан соң кунаклар ял итә торган залга чыгып, мунча ягучы кыңгырау чылтырата һәм теләге булган кунаклар пар бүлмәсенә кереп утыра. Мунча ягучы аларга сарымсак парының сихәте хакында сөйли, әлеге парны сала, һәр кунакны пар белән җылыта. Азактан исә, әгәр дә пар ошаса, парланучылар мунча ягучыга рәхмәт әйтеп кул чаба.

Шуны да әйтергә кирәк, сарымсак пары ир-атлар өчен бик файдалы. Ул организмны чистартып кына калмый, ә кешенең тәнен яшәртә.

Моннан тыш, көн саен сәгать 22.30 да мунчада үләннәр төнәтмәсеннән ясалган пар салына. Аның пары сулыш юллары, йөрәк-кан системасы өчен файдалы. 

“Деревенька”да көн саен нинди дә булса акцияләр уздырыла. Мисал өчен, дүшәмбе һәм сишәмбе көннәрендә 50 процент ташлама каралган. Чәршәмбе көнне салам белән парлану булса, пәнҗешәмбе пихта парында чистарынырга мөмкин. Шимбә көнне исә мунча чәе көне. Сүз уңаеннан, “Деревенька”да 35 төрле чәй әзерлиләр.

Мунчада иң төп әйберләрнең берсе ул, билгеле инде себерке. “Деревенька”да алар 2 төрле: каен себеркесе һәм имәннеке. Аларны махсус, Мари Элдан кайтарталар. “Деревенька” хезмәткәре билгеләп үткәнчә, биредә файдаланыла торган себеркеләрнең барысы да, шул исәптәп эвкалипт та, экологик яктан чиста һәм сәламәтлек өчен зыяны юк.

Мунчада себерке белән профессиональ чабучылар бар. Мисал өчен, Россиянең парлану буенча чемпионы Фәнис Дәүләтшин бу мунчага килүчеләргә профессиональ рәвештә чабынырга ярдәм итәчәк.

Тәмле ашарга яратучылар өчен биредә ресторан эшли һәм төрле тәм-томнан авыз итәргә мөмкин. Менюда аеруча да иттән әзерләнгән ризыклар күп. Бәяләре дә, башка рестораннар белән чагыштырганда, кыйммәт түгел.

“Деревенька” мунчасының тагын бер үзенчәлеге — ул да булса интерьер. Биредә бөтен әйбер агачтан эшләнелгән, бары ял бүлмәләрендәге диваннар гына күн белән тышланган. Авыл мунчаларындагы кебек нарат, агач хуш исе борынны иркәли. Мунча хуҗаларының кунаклар өчен тырышуы, юынырга килүчеләргә шартлар тудырырга теләгәне күзгә ташланып тора. Агач интерьерда гына түгел, ә ягулык буларак та кулланыла. Хәзерге заманда авыл мунчаларында да газ файдаланылганда, “Деренвенька”да мичләрне агач ягып җылыталар. Бу аларның тагын бер үзенчәлеге. Сүз уңаеннан, биредә мичтә пешкән ризыкларны да авыз итәргә мөмкин. Т

Мунчада 4 номер урнашкан. Аларның исемнәре дә бик үзенчәлекле: “Сыктывкар”, “Магадан”, “Ак Барс” һәм “Рубин”. Соңгы икесен Татарстан спорт командалары хөрмәтенә кушкан булсалар, алдагыларын кызык өчен шулай атаганнар.

Шулай ук биредә кунак йорты бар. Анда куна калырга да мөмкин. Моның өчен биредә барлык уңайлыклар да булдырылган.

“Деревенька” мунчасының ирләр рәте көн саен эшли, анда 60 кешене кабул итү мөмкинлеге бар. Хатын-кызлар рәте сишәмбе һәм пәнҗешәмбе көннәрендә эшли, 18 кеше кабул итә. Мунчага билет бәясе 110 сумнан башлана (бер сәгатькә).

Реклама хокукында

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100