news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Иртән Украина пилотсыз очкычлары Луганскидагы нефть базасы территориясенә һөҗүм иткән

Иртән ике пилотсыз очкыч Луганскиның көньяк өлешендәге нефть базасы территориясенә һөҗүм иткән, предприятиенең сак хезмәткәре яраланган. Бу хакта Луганск Халык Республикасы башлыгы Леонид Пасечник хәбәр итте.

«Иртән иртүк Луганск дроннар һөҗүменә дучар булды. Шәһәрнең көньяк өлешендәге нефть базасы территориясенә ике пилотсыз очкыч һөҗүм итте. Нәтиҗәдә, предприятиенең сак хезмәткәре яраланды. Ягулык салынган резервуарга ут капты. Оператив хезмәтләр янгынны сүндерү өчен тиешле чаралар күрә», - дип язган ул МАХ-каналда.

news_right_1
news_right_2
news_bot