Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Үткәннән кайтаваз булып яңгыраган Илһам Шакиров җырлары һәм «Калеб» җырлары кисешәчәк

27 майда Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театры зур сәхнәсендә «Кайтаваз. Илһам Шакиров» дип исемләнгән концерт узачак. Бу хакта бүген «Татар-информ»да узган матбугат очрашуында хәбәр иттеләр.
Илһам Шакировның 90 еллык юбилеена багышланган концертта ике чор - үткәннән кайтаваз булып яңгыраган Илһам Шакиров җырлары һәм «Калеб» яшь буын иҗатчылары тудырган яңа җырлар кисешәчәк.
«Калеб», «Илһам Шакиров» дигәндә, бу исемнәр һәрберсе безгә кадерле. «Калеб» 11 ел эшләп килә, тик хәзер без элеккеге кебек актив эшләмибездер, хәзер безгә нәрсә илһам бирә, канатландыра – без шуның белән шөгыльләнәбез, чөнки һәрберебезнең төп эшләребез бар», - диде «Калеб» яңа буын җыр җыенының оештыручысы, Казан шәһәре Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Гүзәл Сәгыйтова.
Шулай ук, ул 2020 елдан бирле эшләп килгән «Безнең җыр» лабораториясе турында да әйтеп китте. Аның сүзләренчә, бу лабораториядә композитор, шагыйрь һәм җырчылар берләшеп, яңа җырлар иҗат иткән.
«Бу яңа җырлар вокалистларның концертларында башкарылса да, гала-концерттан соң аларны күрсәтә алмый идек, тик аларны популярлаштыру теләге зур иде. Узган ел Зөлфия Авзалова «Калеб»ләрне яратуын һәм Әлфия Авзалованың концертын бергә эшләү теләген белдергән иде. Бу уй туу белән үк, без аны «Кайтаваз» дип атарга булдык. Талантларыбыз күп, аларның бүгенге иҗатчыларга да тәэсире зур. Оештырылган концертта без Әлфия апаның җырлары белән «Калеб» җырларын да тамашачыга җиткердек, аннары озак вакытлар бу чарадан соң канатланып йөрдек. Һәм шушындый «Кайтаваз»ны Илһам Шакиров белән дә дәвам итәргә булдык, февраль аена ук планлаштырылган концертны, рәсми чаралар булу сәбәпле май аена калдырдык».
Гүзәл Сәгыйтева әлеге концертның максаты – Илһам Шакировны искә алу, «Калеб»тә туган җырларны яңгырату, элеккеге һәм заманча җырларны чагыштырып анализ ясау, дип билгеләп үтте
«Кайтаваз. Илһам Шакиров» концертында катнашучылар: Филүс Каһиров, Алинә Шәрипҗанова, Артур Исламов, Эльза Исламова, Илүсә Хуҗина, Азат Каримов, Алинә Кәримова, Илгиз Мөхетдинов, Алмас Хөсәенов, Гөлназ Закирова, Айгөл Гардисламова, Алсу Фәйзуллина, Динар Шәрәфетдинов, Элина Сафина, Рөстәм Хөсәенов.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз