Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Утильләштерүгә тапшырылучы автомобильләр тулы комплектлы булырга тиеш
Аның авырлыгы 3,5 тоннадан артмаска, ул 10 елдан искерәк булырга, соңгы хуҗасы исеменә иң аз дигәндә 1 ел элек рәсмиләштерелгән булырга тиеш
(Казан, 2 март, “Татар-информ”, Айгөл Фәхретдинова). Авырлыгы 3,5 тоннадан артмаска, 10 елдан искерәк булырга, соңгы хуҗасы исеменә ул иң аз дигәндә 1 ел элек рәсмиләштерелгән булырга тиеш. Утильләштерелүгә кабул ителүче иске автомобильләргә әнә шундый таләпләр куела. Инде хәбәр ителгәнчә, РФ Хөкүмәте карары нигезендә, 8 мартта илнең барлык төбәкләрендә иске автомобильләрне утильләштерү буенча эксперимент башлана. Экспериментның максаты- яңа автомобильләр сату күләмен арттырып икътисади кризис шартларында илдә автомобиль сәнәгате үсешенә ярдәм итү. Бүген ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта аның максат-бурычлары, Татарстанда бу экспериментны гамәлгә ашыру үзенчәлекләре хакында сүз барды. Журналистлар белән очрашуга ТР сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Олег Власов, “КАН-Авто” ҖЧҖ генераль директоры урынбасары Сергей Чернов, “Соллерс-Чаллы” ААҖ баш инженеры Оксана Матюша, “Татвторчермет”, “Болгар-Автоваз” җәмгыятьләре, ЮХИДИ идарәсе, “Экоресурс”МУП вәкилләре чакырылган иде.
Экспериментта автомобиль җитештерүче заводлар, рәсми дилерлар, иске автомобильләрне сүтү предприятиеләре, ЮХИДИ катнаша. Аны гамәлгә ашыру механизмнары инде әзер. Россия Хөкүмәте аның 3 схемасын тәкъдим итә. Шуның берсе төп схема буларак карала. Аның буенча, иске автомобилен тапшырып, яңаны алырга уйлаган гражданнар, иске транспортын сәүдә оешмасы булган дилерга тапшыра. Дилер, үз чиратында, ышаныч кәгазе нигезендә бу транспортны ЮХИДИ хисабыннан төшереп, аны утильләштерүгә юллый, хуҗасына утильләштерү турында таныклык тапшыра, аңа ташламалы шартларда яңа автомобиль сата. Экспериментның икенче схемасы буенча, иске автомобиль хуҗасы транспортын җыю пунктына үзе тапшыра. Пункт ышаныч кәгазе нигезендә автомобильне хисаптан төшерә һәм утильләштерү турында таныклык бирә. Автомобиль хуҗасы шушы кәгазь белән яңа автомобиль сатып алу өчен дилерга мөрәҗәгать итә. Бу очракта иске автомобиль хуҗасы автомобильне пунктка китерү һәм утильләштерү чыгымнарын үзе капларга тиеш була. Утильләштерү бәясе 3 мең сумнан да артмаска тиеш дигән таләп куелган. Өченче схемага килгәндә, иске транспортны ЮХИДИ хисабыннан төшерү, утильләштерүгә тапшыруны автомобиль хуҗасы үзе башкара. Бу процедураларны узганнан соң ул утильләштерү турындагы таныклыкны кулына алып, аның ике нөсхәсен 50 мең сумлык ташлама белән автомобиль сатып алуга килешү төзү өчен автодилерга тапшырырга тиеш була.
Утильләштерүгә китерелә торган транспорт чарасының тулы комплектлы булуы да төп таләп итеп куела. Анда комплектлаучы нинди детальләр булырга тиешлеге РФ Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгының рәсми сайтында бәян ителә (кузов, утыргычлар, дүрт тәгәрмәч һ.б.). Утильгә тапшырылучы автомобиль йөрерлек хәлдә булганда, аны хуҗасы үзе йөртеп китерә ала. Автомобиль төзек булмаганда, аны төзекләндерү таләп ителми. Мондый транспортны утильләштерү үзәкләренә буксир белән китерергә мөмкин. ТР сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Олег Власов хәбәр иткәнчә, бүген Татарстанда 10 елдан искерәк булган 194 меңнән артык автомашина исәпләнә.
Татарстанда иске автомобильләрне утильләштерү экспериментында катнашучы предприятиеләр һәм дилерлар Казан, Чаллы, Әлмәт, Яшел Үзән, Түбән Кама, Азнакай территориясендә урнашыр дип планлаштырылган. Алар заявкалар әзерләп, аны РФ Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгына юллаган. Бездә автомобильләрне сүтү белән шөгыльләнүгә дәгъва итүче предприятиеләр дүртәү - “Соллерс-Чаллы” ААҖ, “Болгар-Автоваз”,“Татвторчермет” ҖЧҖ, “Экоресурс” МУП. Тикшерүләр аларның югары әзерлек дәрәҗәсен ачыклаган. РФ Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы ил буенча экспериментта катнашучы предприятиеләр, дилерларның ахыргы исемлеген 1 мартта ук игълан итәргә тиеш булса да, әлегә тәгаенләнгән рәсми исемлек билгеле түгел.
Иске транспортын утильгә тапшыручылар 50 мең сумлык сертификат алачак. Ул Россиядә җитештерелгән (җыелган) яңа автомобиль сатып алганда гына файдаланыла ала. Бүген Россиядә шундый 66 модель автомобиль билгеләнгән. Яңа транспорт алырга теләүче иске автомобиль хуҗалары аны акчалата исәп-хисап ясап яки кредитка рәсмиләштерә ала.
Олег Власов аңлатканча, быелгы эксперимент илдә иске автомобильләрне утиллләштерү программасының беренче этабы гына. Уңышлы дип табылганда, ул алдагы елларда да дәвамлы булачак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз