news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Апасның Үтәмеш авылында халыкка комплекслы хезмәт күрсәтү пункты ачылды

Апасның Үтәмеш авылында халыкка комплекслы хезмәт күрсәтү пункты ачылды
"Апастово-информ"

Апасның Үтәмеш авылында халыкка комплекслы хезмәт күрсәтү пункты ачылды. Ул «Авыл кибете» республикакүләм программасы нигезендә эшли башлады. Бу хакта «Апастово-информ» хәбәр итә.

Кибетне ачу тантанасында район башлыгы Айрат Җиһаншин, «Татпотребсоюз» идарәсе җитәкчесе Рашат Шәймарданов та катнашты. Алар үз чыгышларында кибетнең уңышлы эшләвен һәм сатып алучыларны үзенең киң ассортиментта товарлары белән сөендерүләрен теләде.

«Авыл халкы өчен көтелгән һәм шатлыклы вакыйга! Киштәләр тулы булсын. Халыкка сыйфатлы хезмәт күрсәтүләрен телим», - диде район башлыгы Айрат Җиһаншин.

news_right_1
news_right_2
news_bot