news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Ут белән көрәшүчеләр Казанның Меридиан урамында йорт түбәсендә чыккан янгынны сүндергән

Бүген 10.12 сәгатьтә 112 бердәм номерына Казанның Меридиан урамында урнашкан күп катлы йортның түбәсендә янгын чыгуы хакында хәбәр килгән.

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә «Татар-информ» агентлыгына хәбәр итүләренчә, кешеләр йорттан мөстәкыйль рәвештә эвакуацияләнгән, зыян күрүчеләр юк.

Ут белән көрәшүчеләр йортның түбәсен ике яктан ачкан. Янгынның мәйданы 70 квадрат метр тәшкил иткән.

11.36 сәгатьтә янгынны сүндергәннәр.

news_right_1
news_right_2
news_bot