news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Усть-Каменскида РФ Герое Гыймрановка һәм башка һәлак булган очучыларга һәйкәл ачтылар

Каменск-Уральскида махсус хәрби операция зонасында хәрби бурычларын үтәгәндә һәлак булган армия авиациясенең 17 нче гвардия бригадасы сугышчыларына һәйкәл ачылды. Россия өчен гомерен биргән очучыларның берсе Казаннан Россия Герое Тимур Гыймранов иде.

Хәрби очышлары, хәрби бурычын үтәгәндә күрсәткән батырлыгы һәм фидакарьлеге өчен Тимур Гыймрановка үлгәннән соң Россия Герое исеме бирелде. Исем бирү турындагы указны Россия Президенты Владимир Путин имзалады.

news_right_1
news_right_2
news_bot