Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Рөстәм Миңнеханов Татарстан халкын 1 Май белән котлады
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов ТР Хөкүмәте йортында узган республика киңәшмәсендә татарстанлыларны 1 Май – Яз һәм Хезмәт бәйрәме белән котлады, дип хәбәр иттеләр ТР Рәисе матбугат хезмәтендә.
Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, бу бәйрәм хезмәт кешесенә хөрмәтне, шулай ук яз килүен һәм табигатьнең яңаруын символлаштыра. Ил һәм республиканың барлык уңышлары һәм казанышлары – күп буыннарның фидакарь хезмәте нәтиҗәсе ул, дип искәртте ТР Рәисе.
Ул билгеләп үткәнчә, бүген Татарстанның хезмәт коллективлары әлеге данлыклы традицияләрне дәвам итә. Бүген республика икътисадының һәм социаль өлкәнең төрле тармакларында 2 миллионнан артык кеше эшли.
«Барлык татарстанлыларны бүгенге бәйрәм белән тәбрик итәм. Татарстанда игълан ителгән Хәрби һәм хезмәт батырлыгы елында республиканың һәм тулаем алганда илебезнең уңышлы үсешенә нигез салган ветераннарыбызга аерым рәхмәт сүзләрен җиткерәбез. Бик зур рәхмәт сезгә!», – диде Миңнеханов.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз