Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Үсмерләр Сөембикәдән башлап Йолдыз Миңнуллинага кадәр Казан геройларына комикс ясаган
Казан үсмерләре Сөембикә ханбикә, Н.И.Фешин, Л.Н.Толстой, Габдулла Тукай белән бергә шагыйрә Йолдыз Миңнуллинаны, рәссам Мөдәррис Минһаҗевны, Нурания Биктимерованы Казан каһарманы дип саный.
Jadidfest заманча мәдәният фестивале кысаларында Казан милли китапханәсендә «Казан каһарманнары» күргәзмәсе ачылды
«Казан каһарманнары» күргәзмәсе - Комикслар лабораториясенең нәтиҗәсе. Лабораториянең катнашучылары ике атна эчендә шәһәр тарихына һәм бүгенгесенә бәйле геройлар турында комикслар уйлап чыгарганнар һәм ясаганнар.
«Соңгы елларда мин комикслар белән кызыксынам. Без фестиваль кысаларында берничә рәссамны җыйдык. Аларның иң кечкенәсенә – 9, иң өлкәненә 21 яшь. Катнашучылар үзләре Казан каһарманнарын сайладылар һәм алар турында комикслар ясадылар», дип аңлатты фестивальне оештыручыларның берсе, музыкант һәм журналист Рәдиф Кашапов.

Ул диварда эленгән тугыз рәсем-комикс белән таныштырып чыкты. Күргәзмәдә Иске бистәдә яшәгән инде мәрхүмә булган Нурания Биктимерова, халык рәссамы Мөдәррис Минһаҗев, Лев Толстой, Николай Фешин, Сөембикә, Габдулла Тукай, Йолдыз Миңнуллинага бәйле тарихлар тасвирланган. Балалар Зилант белән Казан мәчесен дә геройлар исәбенә керткәннән.
«Бу минем өчен зур тәҗрибә булды. Без катнашучылар белән күп аралаштык. Сценарийларны кат-кат эшләдек. Мин нәтиҗәләр белән канәгать. Без һәр тарихны вакыт мөмкинлекләреннән чыгып җентекләп эшләргә тырыштык», – диде комикслар лабораториясенең кураторы, рәссам Лилия Косолапова.
«Минем өчен Тукай, Сөембикә бик авыр тема булып санала. Чөнки яңа сүз әйтүе авыр. Балалар Тукай дигәч, мин башта карыштым. Ләкин алар үзебезчә ача алабыз дип нык тордылар», – дип аңлатты ул.
Катнашучылар: Сәлимә Аскарова, Екатерина Андриянова, Ләйсән Бариева, Анна Белянушкина, Руслан Густов, Сәйдә Дадажонова, Анна Иванова, Карина Сафиуллина, Гөлъяр Шәемова.
- Jadidfest заманча мәдәният фестивале 5 – 6 ноябрь көннәрендә Милли китапханәдә үтә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз