news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Чаллының Кама балалар медицина үзәге балалар хирургы Лариса Сираева вафат булган

Чаллының Кама балалар медицина үзәге балалар хирургы Лариса Сираева вафат булган
Фото: t.me/kdmc_chelny

Чаллының Кама балалар медицина үзәге хирургы Лариса Сираева 48 яшендә вафат булган. Бу хакта медицина учреждениесенең матбугат хезмәте хәбәр итте.

Лариса Сираева Кама балалар медицина үзәгендә 2013 елдан бирле эшләгән. Хирургия кораллары һәм эндоскопия кебек яңа технологияләр белән виртуозларча эш итеп, ул йөзләгән баланың гомерен саклап калган. Табиб сулыш юлларыннан чит әйберләрне алып ташлау кебек катлаулы операцияләр ясаган.

«Каты авыру сәбәпле зур сынаулар кичерүгә дә карамастан, ул соңгы көннәренә кадәр үз һөнәренә тугры калды. Алтын куллы, балаларны чиксез яраткан һәм югары профессионализмы белән аерылып торган Лариса Мирзаһит кызының якты истәлеге аны белгән һәркемнең күңелендә мәңге сакланачак», – дип билгеләп үттеләр Кама балалар медицина үзәгендә.

Балалар табибы белән хушлашу иртәгә, 4 декабрьдә, 9:00 сәгатьтә шәһәр моргы янында узачак.

news_right_1
news_right_2
news_bot