Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Усински татар-башкорт милли мәдәни үзәге үзенең 15 еллыгын билгеләп узды
Усински татар-башкорт милли мәдәни үзәге үзенең 15 еллыгын билгеләп узды
(Казан, 7 март, “Татар-информ”, Ландыш Харрасова). Бу көннәрдә Коми республикасы Усински шәһәрендәге “Болгар” татар-башкорт милли мәдәни үзәгенең 15 еллык юбилее узды. Анда Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетының Россия төбәкләрендәге татар иҗтимагый оешмалары белән эшләү бүлеге референты Фирдүс Галиуллин, ТР Халык артисты Мирсәет Сөнгатуллин катнашты.
Усински шәһәренең мәдәни үзәгендә үткән әлеге бәйрәмнең тантаналы ачылышында каланың хакимият башлыгы урынбасары Ольга Чужмарева, Усински спорт, яшьләр һәм мәдәният идарәсе җитәкчесе Валерий Поздняков татар-башкорт мәдәни үзәге әгъзаларын һәм “Болгар” җыр-бию ансамбен юбилее белән котладылар һәм хакимият башлыгы исеменнән Рәхмәт хатлары тапшырдылар. Ансамбль җырчысы Рамилә Фәйзуллина һәм 1994 нче елда Усински шәһәрендә беренче татар концертын оештыручы Гүзәлия Садыйкова, Зөлфия Муталовага Коми Республикасының мәдәният һәм милли сәясәт министрлыгының Мактау Грамоталарына лаек булдылар. Шулай ук ансамбльнең башкаручылары Наилә Гәрәева, Забирә Галиуллина, Зилә Хәбибуллинага Рәхмәт хатлары бирелде.
Коми республикасы Ухта шәһәренең татар милли мәдәни мохтәрияте рәисе Ләлә Кудашева да милләттәшләребезне котлап китте. Ул милләттәшләребезнең дустанә мөнәсәбәттә булуын әйтте.
Фирдүс Галиуллин Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе сәламен җиткереп, “Болгар” татар-башкорт үзәге рәисе Гөлфирә Бәдретдиновага Мактау Грамотасын һәм бүләген тапшырды. Моннан тыш ТР Мәдәният министрлыгы тарафыннан җибәрелгән Мактау Грамоталарын “Болгар” ансамбле җырчыларына җиткерде.
“Татар халык бүгенге көндә дә борынгы бабаларыбыздан якты мирас булып калган телен, моңын, күркәм бәйрәмнәрен, матур традицияләрен, гореф гадәтләрен саклап, олы бер милләт булып яши икән, моның нигезендә тарихи ватаныбыздан читтә яшәүче сезнең кебек фидакарьләрең хезмәте әйтеп бетергесез зур. Шуңа күрә дә без сезнең белән хаклы горурланабыз. Халкыбызның шундый ул-кызлары барында, татарлар кайда гына гомер кичерсәләр дә, татар булып кала бирерләр. Моның шулай буласынабезнең иманыбыз камил”, - диде Фирдүс Галиуллин.
Бәйрәм кысаларында милли үзәкне Коми республикасының мөфтие Вәлиәхмәт хәзрәт Гаязов котлады. Шуннан соң чара җыр-биюләр белән үрелеп китте. Аерым алганда “Болгар” ансамбле җыр-биюләре белән сөендерде, шулай ук Мирсәет Сөнгатуллин милләттәшләребез өчен берничә җыр башкарды.
Әйтергә кирәк, Усинскида 1990нчы еллар башыннан нефть чыгарыла башлаган. Бәйрәмне оештыруда аларның ярдәме зур булган. Бу чарада “РОСС нефть “Северная нефть” Рустан Ртвициан исеменнән дә котлау яңгырады.
Әйтергә кирәк, бүгенге көндә Коми республикасында 15 мең 690 татар гомер кичерә, шуның 6 меңнән артыгы Усински каласында. Аларның күпчелеге ана телләрен, гореф-гадәтләрне саклап калганнар. Бу бигрәк тә “Болгар” үзәгенең актив эш нәтиҗәсендә мөмкин булган.
Шунысы игътибарга лаек, әлеге татар-башкорт үзәге таҗик, үзбәк вәкилләрен дә үз эченә алган һәм алар белән дә дустанә мөнәсәбәттә гомер кичерәләр. Бәйрәмдә вакыт тар булу сәбәпле, кардәшләребез татар-башкорт үзәген котларга элгермәделәр, шул сәбәпле концерттан соң оештырылган табын артында үзләренең җыр-биюләрен башкардылар, тәбрик сүзләрен җиткерделәр.
Комида ел саен Сабантуй бәйрәме оештырылып кил. Узган елны ул Усинскида үтсә, быел аны Вуктыл шәһәрендә үткәрү күздә тотыла. Гөлфирә Бәдретдинова белдерүенчә, әлеге Сабантуйга татар-башкортлардан тыш күп кенә башка милләт вәкилләре дә җыела.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз