news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Усинск шәһәрендә Татар милли-мәдәни автономиясенең 30 еллыгын билгеләп үтәчәкләр

«Якташларыбыз автономияне туган телебездә сөйләшү, мәдәниятебезне таныту урыны буларак оештыра», — диде Гөлфирә Бәдретдинова.

30 апрель көнне 16.00 сәгатьтә Коми Республикасының Усинск шәһәре «Болгар» татар милли-мәдәни автономиясенең 30 еллыгын үткәрәләр. «Зур бәйрәм» дип исемләнгән концертны Усинск шәһәренең мәдәният йортында була.

«1970 елларда төзелешкә дип, Усинск шәһәренә Татарстан һәм Башкортстаннан бик күп милләттәшләребез күченеп килә һәм Усинск аларның икенче туган ягына әйләнә. Булачак автономия исә 1992 елда ук акрынлап оеша башлый. Якташларыбыз аны туган телебездә сөйләшү, мәдәниятебезне таныту урыны буларак оештыра», — диде «Татар-информ» хәбәрчесенә автономиянең җитәкчесе Гөлфирә Бәдретдинова.

Аның әйтүенчә, беренче Сабантуй бәйрәмен дә 1991 елда оештыралар. «Сабантуй урыны халык телендә „татар урманы“ дип йөртелә башлады. Соңрак Сабантуйны шәһәрнең башка бәйрәмнәре кебек үк бер дәрәҗәдә үткәрә башладылар. Шулай ук оешма тырышлыгы белән 2000 елга кадәр Усинскиның дүрт мәктәбендә татар теле дәресләре факультатив буларак укытылган иде», — дип искә алды ул.

Гөлфирә ханым Усинскида татар телендә радиотапшырулар һәм «Туган як авазлары» дигән телевизион тапшыруларын да алып барган. «Автономиянең беренче җитәкчесе Варис Хөснетдинов туган ягы — Башкортстанга кайтып китте. Соңыннан биш ел Дамир Арсланов идарә итте. Аннан соң автономияне миңа җитәкләргә тәкъдим иттеләр, менә инде 20 еллап мин шул вазифада», — диде ул.

«Татар теле укытучыларын әзерләдем. Укытучылар өчен методик үзәк төзедек, ирем Тәүфыйк Бәдретдинов белән Казаннан уку әсбапларын ташыган идек. Шушы эшләр белән йөрүемнең сәбәбе – милләтемә һәм телемә булган мәхәббәт, тугрылык. Пандемиядән соң автономиябез эшчәнлеге янәдән активлашып китәр дип ышанам. Концертта Татарстаннан да кунаклар булыр дип өметләнәбез»,  — диде ул.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100