news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Усинск белән Ухтада татар һәм башкортларның яңа милли-мәдәни автономияләре оешты

2010 елгы мәгълүматлар буенча, Коми Республикасында 10779 татар һәм 2333 башкорт яши.

(Казан, 15 март, «Татар-информ»). Коми Республикасының Усинск һәм Ухта шәһәрләрендә татар һәм башкортларның яңа милли-мәдәни автономияләре оешты, дип хәбәр итә Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте.

Усинскидагы автономиягә «Болгар» (татар оешмасы) һәм «Курай» (башкорт оешмасы), ә Ухтадагы мохтарияткә «Бердәмлек» һәм «Курай» дигән исемнәр бирделәр.

Усинск татар милли-мәдәни автономиясе рәисе итеп Гөлфирә Бәдретдинова билгеләнде. Ул бер үк вакытта Коми Республикасы татар һәм башкорт милли-мәдәни мохтарияте Советын да җитәкли. Рәсимә Заһретдинованы башкорт милли-мәдәни мохтарияте рәисе итеп сайладылар.

Ухтада исә Ләлә Потапова – татар, ә Зөһрә Галимова башкорт милли-мәдәни мохтарияте рәисе итеп билгеләнде.

«Усинск белән Ухтада җирле автономияләр оештыру татар һәм башкорт халыкларының милли гореф-гадәтләрен үстерүгә яңа этәргеч бирәчәк, республикада яшәүче төрле халыкларның үзара бәйләнешен ныгытуга өлеш кертәчәк», - диде төбәкнең милли сәясәт министры Галина Габушева.

2010 елгы мәгълүматлар буенча, Коми Республикасында 10779 татар һәм 2333 башкорт яши.  

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100