Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстан белгечләре тырышлыгы белән Лисичанскида дистәләгән йорт җылылыкка тоташтырылды
Фото: ТР вице-премьеры Ринат Садыйков аппараты
Яшел Үзән су каналы белгечләре күп фатирлы йортларны җылыту сезонына әзерләү өчен Татарстаннан Лисичанскига килде. Командировка бер айга якын дәвам итәчәк. Бригада составына су белән тәэмин итү буенча бригадир Андрей Губарев, авария эшләре слесарьлары һәм участок башлыгы кергән.
Бу Яшел Үзән белгечләренең Татарстан шефлыкка алган шәһәргә беренче генә сәфәре түгел. Әгәр дә элеккеге командировкаларда су белән тәэмин итүдә тышкы челтәрләрне торгызуга басым ясалса, хәзер йорт эчендәге җылыту системалары игътибар үзәгенә алынган. Эш шартлары да үзгәргән: хәзер түбәләре тәбәнәк, яктыртылмаган подвалларда эшләргә туры килә.
Фото: ТР вице-премьеры Ринат Садыйков аппараты
Бригадир Андрей Губарев сүзләренчә, хәзерге төп эш фронты өйләргә җылылык бирү белән бәйле.
«Без йортларны җылыту һәм кирәк булса су белән тәэмин итү системаларына тоташтырырга тиеш. Системаларга опрессовка ясыйбыз, аварияле участокларны ачыклыйбыз, тузган торбаларны алыштырабыз, краннарны тикшерәбез яки алыштырабыз – боларның барысы да җылы бирүдә өзеклекләр булмасын өчен кирәк. Узган командировкаларда, нигездә, тышкы челтәрләрдә эшләсәк, хәзер йорт эчендәге җылылык белән тәэмин итү системаларына басым ясыйбыз. Бу җиңел түгел, әмма без моңа ияләшкән инде», – дип сөйләде белгеч.
Татарстан белгечләренең тырышлыгы нәтиҗәсендә Лисичанскидагы дистәләгән йорт инде җылылыкка тоташтырылган һәм кышка әзер.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз