news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Ушу остасы Ильяс Хөснетдинов спортны үз-үзеңне камилләштерү чарасы дип исәпли

“Бу сугышчан сәнгать, ушу спорт төре шуңа өйрәтә”, - диде Ильяс Хөснетдинов.

Ушу остасы Ильяс Хөснетдинов спортны үз-үзеңне камилләштерү чарасы дип исәпли
Султан Исхаков

(Казан, 26 ноябрь, “Татар-информ”, Динә Йосыпова). Ушу остасы, 7 тапкыр дөнья, 6 тапкыр Европа һәм 19 тапкыр Россия чемпионы Ильяс Хөснетдинов спорт белән шөгыльләнү  – ул үз-үзеңне камилләштерү дип саный. Бу фикерен ул “Татар-информ” хәбәрчесенә биргән интервьюсында әйтте.

“Үземә гел яңадан-яңа максатлар куям. Күптән түгел дөнья Кубогында җиңү яуладым. Бу – минем беренче кубогым. Шундый мизгелләрдә, булган җиңүләреңне онытып, үзеңә яңа максатлар куярга туры килә. Минем өчен спорт – ул үз-үзеңне камилләштерү. Бу - сугышчан сәнгать, ушу спорт төре шуңа өйрәтә”, - диде Ильяс Хөснетдинов.

  • Ильяс Хөснетдинов – халыкара класслы спорт мастеры, XXIX Бөтендөнья җәйге Универсиаданың көмеш призеры, ушу-таолу буенча 2018 елда узган дөнья Кубогы җиңүчесе, “Алтын билбау” – “Золотой пояс” сугышчан сәнгать өлкәсендә Татарстан Республикасының милли премиясе иясе, Татарстанның судьялар коллегиясе һәм Татарстан Республикасы буенча техник дәрәҗәләр комиссиясе рәисе.
  • Ушу остасы белән тулы интервьюны “Интертат” сайтыннан укый аласыз.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100