news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Ушу остасы Ильяс Хөснетдинов спортчылар хорафатка ышана дип саный

“Спортчы һәр сынамышка ышана, хәтта аяк киеме бауларын да гел бертөрле бәйләргә тырыша”, - диде спортчы.

Ушу остасы Ильяс Хөснетдинов спортчылар хорафатка ышана дип саный
Султан Исхаков

(Казан, 2 декабрь, “Татар-информ”, Динә Йосыпова). Ушу остасы, җиде тапкыр дөнья, алты тапкыр Европа һәм унтугыз тапкыр Россия чемпионы Ильяс Хөснетдинов спортчы һәр сынамышка ышана дип саный. Бу фикерен ул “Татар-информ” хәбәрчесенә биргән интервьюсында әйтте.

“Спортчы бит ул хорафатка ышанучы кеше. Ул һәр сынамышка ышана. Хәтта аяк киеме бауларын да ул гел бертөрле бәйләргә тырыша”, - диде ушу остасы.

Ильяс Хөснетдинов сынамышларга ышанмавын әйтте. “Ярышлар алдыннан мин сөйләшергә яратмыйм. Минем белән берәр кеше сөйләшә башлый икән, мин читкә китәргә, ул кеше белән сөйләшмәскә тырышам, чөнки ул минем ниндидер эчке әзерлекне боза. Туклану мәсьәләсенә килсәк тә, мин артык бер әйберне дә ашамаска тырышам. Бу хорафат та түгелдер инде, бу – минем принципларым”, - диде ул.

  • Ильяс Хөснетдинов – халыкара класслы спорт мастеры, XXIX Бөтендөнья җәйге Универсиаданың көмеш призеры, ушу-таолу буенча 2018 елда узган дөнья Кубогы җиңүчесе, “Алтын билбау” – “Золотой пояс” сугышчан сәнгать өлкәсендә Татарстан Республикасының милли премиясе иясе, Татарстанның судьялар коллегиясе һәм Татарстан Республикасы буенча техник дәрәҗәләр комиссиясе рәисе.
  • Ушу остасы белән тулы интервьюны “Интертат” сайтыннан укый аласыз.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100