news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Ушу остасы Ильяс Хөснетдинов Мьянмада узган дөнья Кубогында алтын медаль яулаган

Ильяс Хөснетдинов Татарстанның ушу мәктәбендә шөгыльләнгән, ул күп тапкырлар Россия, дөнья һәм Европа чемпионы.

Ушу остасы Ильяс Хөснетдинов Мьянмада узган дөнья Кубогында алтын медаль яулаган
Михаил Захаров/архив

(Казан, 19 ноябрь, «Татар-информ», Дмитрий Киселев). Татарстан спортчысы Ильяс Хөснетдинов гуньшу спорт программасында — алтын, дао шу программасында бронза медаль яулаган. Бу хакта Татарстан Республикасы Ушу федерациясе хәбәр итә.

Кичә, 18 ноябрьдә, Мьянманың элеккеге башкаласы – Янгон шәһәрендә ушу-таолу буенча 2нче дөнья Кубогы төгәлләнгән.

Ильяс Хөснетдинов Татарстанның ушу мәктәбендә шөгыльләнгән, ул күп тапкырлар Россия, дөнья һәм Европа чемпионы.

news_right_1
news_right_2
news_bot