news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Ушаков: Уиткофф киләсе атнада администрация вәкилләре белән бергә Мәскәүгә килә

Киләсе атнада АКШ Президентының махсус илчесе Стив Уиткофф Мәскәүгә киләчәк. Бу хакта Россия Президенты ярдәмчесе Юрий Ушаков хәбәр итте. Аның сүзләренчә, сәфәр башлангыч нигездә килештерелгән инде.

«Уиткоффка килгәндә, мин шуны әйтә алам: аның киләсе атнада Мәскәүгә киләчәге турында башлангыч килешүгә ирешелде. Аның белән бергә Мәскәүгә администрациянең Украина эшләренә мөнәсәбәте булган тагын берничә вәкиле киләчәк», – дип билгеләп үтте Ушаков «Россия-1» журналисты Павел Зарубинга биргән интервьюсында.

Элегрәк АКШ Президенты Дональд Трамп, Украинадагы низагны җайга салу планының аерым моментлары килештерелгән очракта, Россия лидеры Владимир Путин һәм Киев режимы башлыгы Владимир Зеленский белән тиз арада очрашуга өметләнүен белдергән иде.

news_right_1
news_right_2
news_bot