news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Ушаков: Россия һәм АКШ Украина буенча яңа очрашу турында килеште

Россия һәм АКШ Украинадагы конфликтны җайга салу буенча өч яклы сөйләшүләрнең яңа раундын уздырырга килеште. Бу хакта РФ Президенты ярдәмчесе Юрий Ушаков дәүләт башлыгы Владимир Путинның Америка лидеры Дональд Трампның махсус илчеләре белән очрашуы нәтиҗәләре буенча хәбәр итте.

«Безнең өч яклы сөйләшүләрне яңарта алуыбызга ышанмадылар. Без аларны яңарттык һәм яңа очрашу турында килештек», - дип белдерде Ушаков CNN телеканалына биргән интервьюсында.

Ул Путинның АКШ вәкилләре Стив Уиткофф һәм Джаред Кушнер белән булган әңгәмәсен эчтәлекле, конструктив, ачыктан-ачык һәм файдалы дип бәяләде.

Россия лидеры ярдәмчесе сүзләренчә, Путин Америка вәкилләренә Мәскәүнең 2021 елда тәкъдим иткән куркынычсызлык архитектурасын формалаштыру буенча тәкъдимнәрен искә төшерде. Үз чиратында, Уиткофф һәм Кушнер Абу-Дабида узган сөйләшүләргә үз бәяләрен җентекләп бәян иттеләр.

Ушаков шулай ук Трампның махсус илчеләре Россия ягының сигналларын Дублиндагы Европа һәм Украина вәкилләренә тапшырачагына өмет белдерде.

news_right_1
news_right_2
news_bot