Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Ушаков: Россия белән АКШның Эр-Риядтагы сөйләшүләре начар үтмәде
Россия белән Америка делегацияләренең Согуд Гарәбстаны башкаласы Эр-Риядтагы сөйләшүләре начар үтмәде. Бу хакта РФ Президенты Владимир Путинның ярдәмчесе Юрий Ушаков белдерде, дип хәбәр итә ТАСС.
Дипломат әйтүенчә, Россия һәм АКШ бер-берсенең мәнфәгатьләрен исәпкә алу турында килешкән. Шул ук вакытта әлегә ике илнең позицияләре якынаю турында әйтү кыен, әмма бу хакта сөйләшү булды, дип ачыклык кертте ул.
Яклар «барлык мәсьәләләр турында бик җитди сөйләшү» уздырды, дип ышандырды Ушаков.
Украинадагы низагны җайга салу турында консультацияләр алып бару өчен элемтәгә аерым сөйләшүчеләр командалары кушылырга тиеш.
Хәзерге вакытта Россия ягыннан сөйләшүчеләр командасына кемнәр керәчәге билгеле түгел, моны дәүләт башлыгы хәл итәчәк, дип өстәде дипломат.
Эр-Риядтагы сөйләшүләр якынча 4,5 сәгать дәвам итте, дип яза ТАСС үз хәбәрчесенә сылтама белән.
Россия делегациясе составында РФ тышкы эшләр министры Сергей Лавров, РФ Президентының ярдәмчесе Юрий Ушаков һәм Россия Турыдан-туры инвестицияләр фонды җитәкчесе Кирилл Дмитриев булды. Кушма Штатларны сөйләшүләрдә Президент Дональд Трампның милли иминлек буенча киңәшчесе Майкл Уолтц, дәүләт секретаре Марко Рубио һәм Якын Көнчыгыш буенча махсус илче Стивен Уиткофф тәкъдим итте.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз