Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Ушаков: Путинның Уиткофф һәм Кушнер белән сөйләшүләре 3 сәгать 10 минут дәвам итте
Кичә Мәскәү Кремлендә Россия Президенты Владимир Путинның АКШ президенты Дональд Трампның махсус илчесе Стив Уиткофф һәм эшмәкәр, Америка лидерының кияве Джаред Кушнер белән сөйләшүләре өч сәгать ун минут дәвам итте һәм эчтәлекле, конструктив, ачыктан-ачык һәм ышанычлы характерда булды. Бу хакта Россия дәүләте башлыгы ярдәмчесе Юрий Ушаков белдерде.
«Фикер алышуларда Россия ягыннан махсус хәрби операция уздыру барышында килеп туган вазгыятькә төгәл һәм тулы бәя бирелде», - дигән мәгълүмат бирде дипломат.
Фото: © kremlin.ru
Шул исәптән, Ушаков сүзләренчә, «Россия армиясенең чын уңышлары» телгә алынган.
Шул ук вакытта Путинның ярдәмчесе Россия лидеры «америкалылар белән сәяси-дипломатик чишелешләрне эзләү буенча уртак эшне дәвам итәргә теләвен раслады», дип билгеләп үтте. Америка вәкилләре, үз чиратында, Киевтагы элемтәләр барышында «Украинадагы конфликтны җайга салуга кагылышлы Россия Президентыннан шәхсән алынган күзәтүләрне һәм бәяләмәләрне» кулланырга вәгъдә иттеләр.
Ушаков ассызыклаганча, әңгәмә Украина кризисын тәмамлау буенча фикер алышу белән генә чикләнмәде, шулай ук «икътисади тематика һәм үзара файдалы Россия-Америка проектлары турында шактый җентекләп фикер алышынды».
Яклар ике ил лидерларының киләчәктә дә шәхси элемтәләрне саклаячакларын расладылар, ә Уиткофф һәм Кушнер линиясе буенча эш дәвам итәчәк, дип йомгаклады РФ Президенты ярдәмчесе.
Сөйләшүләр тәмамланганнан соң Россия лидерының махсус вәкиле Кирилл Дмитриев Америка махсус илчеләрен Мәскәүнең Внуково аэропортына озатты, анда аларны АКШның беренче затларын йөртү өчен кулланыла торган Boeing C-32A махсус самолеты көтә иде.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз