news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Ушаков: Путин Казанда узачак Россия – АСЕАН саммитында катнашачак

Россия Президенты Владимир Путин Казанда узачак Россия – АСЕАН саммитында катнашачак. Бу хакта РФ Президенты ярдәмчесе Юрий Ушаков хәбәр итте.

Аның сүзләренчә, дәүләт башлыгы ике көндә – 17 һәм 18 июньдә катнашачак.

«Чәршәмбе һәм пәнҗешәмбе, ягъни 17-18 июньдә, Казанда Президентыбыз Россия Федерациясе – Көньяк-Көнчыгыш Азия дәүләтләре ассоциациясе юбилей саммитында катнашачак», – диде ул брифингта.

Россия белән АСЕАН арасындагы партнерлыкның 35 еллыгына багышланган юбилей саммиты Казанда 17-19 июньдә узачак. Аның кысаларында 17 июньдә Россия – АСЕАН эшлекле форумы да булачак.

Көньяк-Көнчыгыш Азия дәүләтләре ассоциациясе (АСЕАН) 1967 елда төзелгән. Ул унбер илне үз эченә ала: Бруней, Көнчыгыш Тимор (2025 елның октябреннән), Вьетнам, Индонезия, Камбоджа, Лаос, Малайзия, Мьянма, Филиппин, Сингапур һәм Таиланд. Папуа – Яңа Гвинея махсус күзәтүче статусына ия.

news_right_1
news_right_2
news_bot