news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Ушаков Путин Казанда БРИКС саммиты вакытында очрашачак кешеләрне атады

РФ Президенты Владимир Путин Казандагы БРИКС саммитында Һиндстан премьер-министры Нарендра Моди, Кытай лидеры Си Цзиньпин, Төркия Президенты Рәҗәп Тайип Эрдоган, Фәләстин президенты Мәхмүд Аббас һәм Берләшкән Милләтләр Оешмасы генераль секретаре Антониу Гутерриш белән очрашырга планлаштыра. Бу хакта дәүләт башлыгы ярдәмчесе Юрий Ушаков белдерде. Аның сүзләрен ТАСС китерә.

22 октябрьдә Путинның беренче очрашуы була. Бу көнне Яңа үсеш банкы президенты Дилма Руссефф белән очрашу планлаштырыла. Аннары Россия лидеры Моди белән аралаша, ә соңыннан Көньяк Африка Президенты Сирил Рамапоса белән очраша. Шулай ук Путин саммитның беренче көнендә Си Цзиньпин, Мисыр Президенты Абдел Фаттах ас-Сиси белән очрашу уздыра.

23 октябрь (саммитның икенче көне) Россия Президенты Иран Президенты Мәсуд Пезешкиан, Төркия лидеры Эрдоган һәм Хәбәшстан премьер-министры Абий Әхмәд Али белән очраша.

24 октябрьдә (саммитның өченче көнендә) исә Путинның Аббас, Лаос Президенты Тхонглун Сисулит, Мавритания президенты Мөхәммәд Ульд Газвани һәм Боливия Президенты Луис Арсе белән очрашуы планлаштырыла. Аннары Россия Президенты Гутерриш һәм Вьетнам премьер-министры Фам Минь Чинь белән сөйләшәчәк.

Исегезгә төшерик, БРИКС берләшмәсе 2006 елда нигезләнде. Анда Бразилия, Россия, Һиндстан, Кытай, Көньяк Африка, Гарәп Әмирлекләре, Иран, Мисыр һәм Хәбәшстан керә. 2024 елда БРИКСта рәислек итү хокукы Россиягә күчте.

Казанда узучы БРИКС саммиты – берләшмәдә катнашучы илләр башлыкларының 16нчы очрашуы. Саммитта оешманың барлык әгъзаларының мәнфәгатьләренә туры килә торган бик күп икътисади мәсьәләләр буенча фикер алышу планлаштырыла.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100