news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Ушаков: Путин һәм Трамп очрашуы Мәскәү вакыты белән 22.30 сәгатьтә башлана

15 августта Мәскәү вакыты белән 22.30 сәгатьтә Аляскада АКШ Элмендорф-Ричардсон Хәрби-һава көчләре базасында Россия һәм Америка Кушма Штатлар Президентлары Владимир Путин һәм Дональд Трампның саммиты башлана. Анда тәрҗемәчеләр дә катнаша. Бу хакта журналистларга РФ Президентының тышкы сәясәт мәсьәләләре буенча ярдәмчесе Юрий Ушаков сөйләде. ТАСС шул хакта яза.

«Аннары делегацияләр составында сөйләшүләр узачак, һәм бу сөйләшүләр эшлекле иртәнге аш вакытында дәвам итә», - диде дипломат.

Россия делегациясе составына, аерым алганда, Юрий Ушаков үзе, тышкы эшләр министры Сергей Лавров, саклану министры Андрей Белоусов, финанс министры Антон Силуанов һәм РФ Президентының махсус вәкиле Кирилл Дмитриев керәчәк.

Путин һәм Трамп саммитының үзәк темасы Украина кризисын җайга салу була, әмма башка темалар да кузгатылачак, дип ачыклык кертте Ушаков.

Ике лидерның сөйләшү дәвамы дискуссиянең ничек баруына бәйле булачак. РФ делегациясе Аляскадан Россиягә саммит тәмамланганнан соң ук очачак.

news_right_1
news_right_2
news_bot