news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Ушаков: БРИКС партнеры статусын 13 ил алырга тели

13 ил БРИКС партнеры дәүләт статусын алу турында сөйләшүләр алып бара. Бу хакта Россия Президенты ярдәмчесе Юрий Ушаков Беренче каналга биргән интервьюсында хәбәр итте.

Аның сүзләренчә, мәсьәлә делегацияләр арасындагы консультацияләр кысаларында өйрәнелә, «моны берләшмәгә кергән илләрнең лидерлары караячак».

Искәртик, 22-24 октябрьдә Казанда БРИКС саммиты уза — бу төркемнең җитди киңәюеннән соң беренчесе.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100