news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Усад һөнәр училищесында – соңгы чыгарылыш

Күз яшьле бәйрәм булып чыкты бу...

 (Казан, 23 март, «Татар-информ»). Һөнәри техник уку йортларында инде матур традициягә әверелгәнчә, укучылар дәүләт аттестациясен тапшырганнан соң, чыгарылыш кичәсе үткәрелә. Ә Усадта ул күз яшьле бәйрәм булып чыкты, чөнки бу – производствога юл алучы яшь эшчеләрнең соңгы чыгарылышы.

Бу чыгарылыш “Пешекче, кондитер”, “Авыл хуҗалыгы производствосы тракторчы-машинисты. “С” категорияле автомобиль йөртүчесе” белгечлекләре алган 30 яшь эшчедән тора. Квалификация имтиханнарын барысы да уңышлы тапшырып, разрядлар алды. Шулардан дүртесе “Дүртенче разрядлы пешекче, дүртенче разрядлы кондитер” квалификациясенә ия. “Д” категорияле авыл хуҗалыгы производствосы тракторчы-машинисты” квалификациясе алган 10 егетнең куәтле тракторлар йөртү таныклыгы бар. Тәмамлаучылар барысы да район хуҗалыкларында практика үтте, уңай бәяләмәләр алды.
Производствода практика узган яшь кондитерлар да яхшы бәя алып кайтты. Дәүләт йомгаклау аттестациясендә алар кулинарияне бик яхшы белүләрен, ә гамәли имтиханда кулинариядә сәнгати могҗизалар күрсәттеләр.
Һәр яшь пешекче, кондитер бишәр ризык әзерләп, табын корды. Ризыкларның нәрсәдән һәм ничек әзерләнгәнен генә түгел, организмга файдасы турында да сөйләделәр. Ризыкны клиент өстәленә ничек дөрес һәм матур итеп китерәсен күрсәттеләр. Пешекчеләр имтихан биргән көнне училищеның бар коллективы өчен чып-чын бәйрәм булды.

Чыгарылыш кичәсенә егетләр һәм кызлар бай программа әзерләгән иде. Ә ахырдан, барысы бергә җыелып, истәлеккә фотога төштеләр. Күккә очыртылган шарлары училище өстенә биеккә-биеккә күтәрелде, әйтерсең, алар да уку йорты белән хушлаша иде. Җитештерүгә дә, авыл хуҗалыгына да бик кирәкле яшь эшчеләрнең соңгы – 79 нчы чыгарылышы бу, дип белдерә “Биектау хәбәрләре”.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100