news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Усад авылында ике катлы торак йортта газ баллоны шартлаган

Бүген Усад авылындагы ике катлы торак йортның бер фатирында газ баллоны шартлаган. «Татар-информ»га билгеле булганча, хәзерге вакытта вакыйга урынында оператив хезмәтләр эшли. Гадәттән тыш хәл урынына район башлыгы да килгән.

Агентлык мәгълүматлары буенча, һәлакәт нәтиҗәсендә бер кеше зыян күргән. Хәзер хакимиятләр кешеләрне вакытлыча урнаштыру урынын билгели.

Фото: © «Татар-информ»

news_right_1
news_right_2
news_bot