Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Урыссуда яшәүчеләрнең, ике контурлы казан куйдыргач, фатирга түләве кимегән
Шәхси җылыту җиһазын урнаштыруга 2400 кеше гариза биргән.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚

(Ютазы районы, 15 май, “Татар-информ”, Илдар Әюпов). Урыссу бистәсенең 800 фатир хуҗасы фатир өчен түләүләре кимүен сизгән. Бу хәл Урыссу бистәсен республика программасы буенча альтернатив җылылык чыганагы – ике контурлы казаннар куйгач күзәтелгән. Алар - фатирларын шәхси газ җиһазы белән җылытуга алдан гариза биргән фатир хуҗалары. Шулай икәнен шәһәр тибындагы бистәдә булып кайткан “Татар-информ” журналисты да инана алган.
“Безнең гаилә өчен сизелерлек ярдәм булды. Моңа кадәр без ай саен коммуналь түләүләргә 7 мең, кайчак күбрәк тә акча тота идек. Җылылык кыйммәткә төшә иде. 5 меңгә якын ягулык өчен түли идек - бу кесәгә шактый нык суга иде. Хәзер без казан урнаштырдык. Ялганламыйм, түләүләр хәтта ике тапкырдан да түбәнрәккә чыкты. Без тулы ай яктык, түләү безгә 3 меңләп килде, бу сизелерлек ярдәм”, – дип сөйләде бистә үзәгендәге өч бүлмәле фатир хуҗасы.


Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз