news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Урыссуда «Халисә» VII Россиякүләм Коръән укучылар бәйгесе узды

Урыссу бистәсендә хатын-кызлар арасында «Халисә» VII Россиякүләм Коръән укучылар ачык бәйгесенең финалы узды. Конкурс Мәрданшиннар гаиләсе башлангычы белән Татарстан мөфтияте, көньяк-көнчыгыш төбәге казыяте һәм Ютазы муниципаль районы, мөселман хәйриячеләре ярдәме белән оештырылды. Бу хакта ТР диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә.

Бәйгедә барлыгы 70тән артык хатын-кыз катнашты. Сайлап алу туры нәтиҗәләре буенча, финалга 28 катнашучы чыкты.

Катнашучылар төрле шәһәрләрдән һәм төбәкләрдән: Казан, Новосибирск, Подольск шәһәрләреннән, шулай ук Удмуртия, Башкортстан республикаларыннан, Пенза өлкәсеннән һәм Татарстанның төрле районнарыннан килде.

Катнашучылар түбәндәге номинацияләрдә көч сынашты:

Коръәннең 3 (28-30) җүзен яттан белү (14 яшькә кадәргеләр);

Коръәннең 3 (28-30) җүзен яттан белү (14 яшьтән өлкәнрәкләр);

Коръәннең 10 (21-30) җүзен яттан белү;

Коръәнне тулысынча яттан белү.

Һәр номинациядә җиңүчеләр кыйммәтле бүләкләр, шул исәптән гомрәгә ике юллама, шулай ук дипломнар алды.

Конкурста катнашучыларга сәламләү сүзләре белән Татарстан Мөфтие, ТР мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Камил хәзрәт Сәмигуллин, ТР Рәисе каршындагы Мәдәниятне үстерүгә ярдәм фонды башкарма директоры Нурия Һашимова, Ютазы муниципаль районы башлыгы Аяз Шәфигуллин, Татарстанның көньяк-көнчыгыш төбәге казые, Ютазы районы имам-мөхтәсибе Марат хәзрәт Мәрданшин, Казан ислам университетының Коръән-хафизлар әзерләү үзәге җитәкчесе Габдерәшит хәзрәт Фәизов һ.б. мөрәҗәгать итте.

Конкурсны оештыручылар иганәчеләргә һәм чараны уздыруга өлеш керткән һәр кешегә ихлас рәхмәтләрен җиткерә.

news_right_1
news_right_2
news_bot