news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Урыссуда «Халисә» VII Россиякүләм Коръән бәйгесе узачак

1-2 майда Ютазы районы Урыссу бистәсендә хатын-кызлар арасында «Халисә» VII Россиякүләм Коръән укучылар бәйгесе үткәреләчәк. Ул Мәрданшиннар гаиләсе башлангычы белән Татарстан мөфтияте, көньяк-көнчыгыш төбәге казыяте һәм Ютазы муниципаль районы, мөселман хәйриячеләре ярдәме белән оештырыла. Теләүчеләр бәйгене уздыруга үзләреннән өлеш кертә ала, дип хәбәр итә ТР Диния нәзарәте матбугат хезмәте.

«Халисә» бәйгесе мөслимәләр арасында Коръән буенча белем дәрәҗәсен күтәрү һәм Изге Китапны яттан өйрәнүгә омтылышны үстерү, шулай ук иң сәләтле Коръән укучыларны билгеләү максатыннан уздырыла.

Катнашу өчен гаризалар 2026нчы елның 15нче апреленә кадәр кабул ителә.

Конкурс ике этапта үтәчәк: 1нче майда – «Фәнис» мәдрәсәсе бинасында сайлап алу туры һәм 2нче майда – Урыссу мәдәният йортында төп тур.

Катнашучылар белемнәрен өч номинациядә күрсәтә алачак:

1. Коръәннең 3 (28-30) җүзен яттан белү (5тән артык җүзне яттан белмәгәннәр катнаша ала).

2. Коръәннең 10 (21-30) җүзен яттан белү (15тән артык җүзне яттан белмәгәннәр катнаша ала).

3. Коръәнне тулысынча яттан белү.

Бәйге нәтиҗәләре буенча барлык номинацияләрдә җиңүчеләр кыйммәтле бүләкләр һәм дипломнар алачак.

news_right_1
news_right_2
news_bot