news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Урыссуда «Халисә» V Республикакүләм Коръән укучылар бәйгесе узачак

Урыссуда «Халисә» V Республикакүләм Коръән укучылар бәйгесе узачак
Фото: ТР Диния нәзарәте

11 майда Ютазы районы Урыссу бистәсендә хатын-кызлар арасында «Халисә» V Ачык Республикакүләм Коръән укучылар бәйгесе үткәреләчәк. Ул Мәрданшиннар гаиләсе башлангычы белән Татарстан мөфтияте, Ютазы мөхтәсибәте һәм Ютазы муниципаль районы ярдәме белән оештырыла.

Әлеге бәйге мөслимәләр арасында Коръән буенча белем дәрәҗәсен күтәрү һәм Изге Китапны яттан өйрәнүгә омтылышны үстерү, шулай ук иң сәләтле Коръән укучыларны билгеләү максатыннан уздырыла.

Конкурс ике этапта үтәчәк: 10 майда – «Фәнис» мәдрәсәсе бинасында сайлап алу туры һәм 11 майда – Мәдәният йорты бинасында төп тур.

Катнашучылар үз белемнәрен өч номинациядә күрсәтә алачак:

1. Коръәннең 3 (28, 29, 30) җүзен яттан белү.

2. Коръәннең 7 (24, 25, 26, 27, 28, 29, 30) җүзен яттан белү.

3. Коръәнне тулысынча яттан белү.

Өч номинация нәтиҗәләре буенча беренче өч урынны алган 9 җиңүче билгеләнәчәк. Һәр катнашучы бер номинациядә генә катнаша ала. Узган бәйгеләрдә беренче урынны алган җиңүчеләр югарырак номинациядә катнашу хокукы бирелә.

Җиңүчеләргә кыйммәтле бүләкләр һәм дипломнар тапшыру каралган.

Коръән бәйгесе Татартанның көньяк-көнчыгыш төбәге казые, Ютазы районы имам-мөхтәсибе, Урыссуның «Фәнис» мәдрәсәсе җитәкчесе, тарих фәннәре кандидаты Марат хәзрәт Мәрданшинның әнисе хөрмәтенә «Халисә» дип исемләнгән. Ул һәр елны үткәрелә. Беренче бәйге 2020 елның 25 гыйнварында үткәрелгән иде. Конкурсны оештыруда Халисә апаның 5 баласы җиң сызганып катнаша һәм үз өлешен кертә, диелә хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100