news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Урыссуда «Халисә» Россиякүләм Коръән укучылар бәйгесендә 22 конкурсант финалга чыкты

Урыссуда «Халисә» Россиякүләм Коръән укучылар бәйгесендә 22 конкурсант финалга чыкты
Фото: ТР Диния нәзарәте

11 майда Ютазы районы Урыссу бистәсендә хатын-кызлар арасында «Халисә» V Ачык Россиякүләм Коръән укучылар бәйгесе узды. Ул Мәрданшиннар гаиләсе тарафыннан үткәрелде. Аны оештыручылар арасында Татарстан мөфтияте, Ютазы мөхтәсибәте һәм Ютазы муниципаль районы һәм күпләгән иганәчеләр бар иде.

Конкурс ике этаптан торды: иң әүвәл 60 хатын-кыз катнашучы арасында «Фәнис» мәдрәсәсе бинасында сайлап алу туры үтте һәм 22 конкурсант финалга чыкты. Финал мәртәбәле жюри каршында Мәдәният йорты бинасында уздырылды. Катнашучы кызлар Казан, Уфа, Ижевск, Чаллы, Әлмәт, Алабуга, Чистай, Түбән Кама шәһәрләреннән, Ютазы, Тукай, Аксубай районнарыннан, Башкортстан Республикасы Туймазы районыннан килде, дип хәбәр итә ТР Диния нәзарәте матбугат хезмәте.

Иң яшь катнашучыга 6 яшь булса, иң олысына 44 яшь иде. Бәйгедә жюри комиссиясе белән «Фәнис» мәдрәсәсенең Коръән һәм тәҗвид укытучысы Айшә ханым Мәрданшина җитәкчелек итте.

Җиңүчеләргә кыйммәтле бүләкләр һәм дипломнар тапшырылды.

  • Коръән бәйгесе Татартанның көньяк-көнчыгыш төбәге казые, Ютазы районы имам-мөхтәсибе, Урыссуның «Фәнис» мәдрәсәсе җитәкчесе, тарих фәннәре кандидаты Марат хәзрәт Мәрданшинның әнисе хөрмәтенә «Халисә» дип исемләнгән. Ул һәр елны үткәрелә. Беренче бәйге 2020 елның 25 гыйнварында үткәрелгән иде. Конкурсны оештыруда Халисә апаның 5 баласы җиң сызганып катнаша һәм үз өлешен кертә.
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100