news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Урыссуда Россиякүләм Коръән бәйгесе узды

http://dumrt.ru/

14 майда Ютазы районы Урыссу бистәсендә хатын-кызлар арасында «Халисә» IV Россиякүләм Коръән укучылар бәйгесе үткәрелде. Әлеге конкурс һәр елдагыча Татарстан мөфтияте, Татарстанның көньяк-көнчыгыш төбәге казыяте, Ютазы мөхтәсибәте тарафыннан Ютазы районы хакимияте һәм Мәрданшиннар гаиләсе ярдәме белән оештырылды.

Бәйгенең беренче көнендә 60 катнашучы сайлап алу турында көч сынашты. Икенче көнендә Урыссу бистәсе Мәдәният йортында финалга чыккан 28 кыз 4 номинация буенча ярышты. Бу хакта ТР Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә.

Быел катнашучыларның географиясе киңәйде, Татарстан һәм күрше Башкортстан район-шәһәрләреннән тыш, хатын-кызлар шулай ук Уфа, Магнитогорск, Чиләбе шәһәрләреннән, Мәскәү һәм Пенза өлкәләреннән килде. Катнашучылар һәм аларны озата килүчеләр бушлай туклану һәм кунакханә белән тәэмин ителде. Иң яшь катнашучыга – 8, иң олысына – 38 яшь иде.

«Коръәнне тулысынча яттан белү» номинациясендә Тукай муниципаль районы «Күзкәй урта гомуми белем бирү мәктәбе» гомуми белем бирү укучысы 16 яшьлек Айсылу Хаҗиева лаек булды һәм ул гомрәгә юллама белән бүләкләнде. Номинациянең 2нче урынына Гөлрухсор Сәфәрова (»Мөхәммәдия» мәдрәсәсе), 3нче урынына Наилә Әминова (Уфа) лаек булдылар.

Татартанның көньяк-көнчыгыш төбәге казые, Ютазы районы имам-мөхтәсибе, Урыссуның «Фәнис» мәдрәсәсе җитәкчесе, тарих фәннәре кандидаты Марат хәзрәт Мәрданшинның башлангычы һәм тырышлыгы белән үткәрелгән Коръән бәйгесе аның әнисе хөрмәтенә «Халисә» дип исемләнде. Бәйге 2020нче елдан алып һәр елны Урыссу бистәсендә үткәрелә. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100