news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100

Урыссу укучылары әфган сугышында һәлак булучылар турында хәтер яңартып тора

Алар истәлегенә куелган монументны карап тәртиптә тоталар

 (Казан, 16 февраль, “Татар-информ”). Урыссудагы 4 нче мәктәп укучылары бистәдәге әфган сугышында һәлак булган сугышчы-интернационалистлар хөрмәтенә куелган монументны даими тәртиптә тоталар.

Укучылар һәйкәл янын җыештырып торалар. 7 февральдә 6-8 нче сыйныф укучылары аның янына бару юлын кардан чистартты. Ел саен 15 февральдә укучылар һәйкәл янына венок куеп, һәлак булган әфганчыларны искә алу чарасы уздыралар. Мәктәпнең үзендә сугышчы-интернационалист Фәһим Мияссәровка багышланган стенд бар, дип белдерә Ютазы районы җирле газетасы.

news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
Медиаметрикс
news_bot_970_100