news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Урыссу хастаханәсенең ашыгыч медицина ярдәме хезмәте 160 тапкыр чакыру буенча барган

Медицина ярдәме сорап мөрәҗәгать итүчеләр арасында күпчелекне салкын тиеп чирләгән, кан басымы күтәрелүгә зарланган кешеләр алып тора.

 Урыссу хастаханәсенең ашыгыч медицина ярдәме хезмәте 160 тапкыр чакыру буенча барган
http://yutazy.ru/

(Ютазы, 13 гыйнвар, «Татар-информ», «Ютазы таңы»). Яңа ел каникулларында Урыссу үзәк район хастаханәсенең ашыгыч медицина ярдәме хезмәте 160 тапкыр чакыруга барган.

Медицина ярдәме сорап мөрәҗәгать итүчеләр арасында күпчелекне салкын тиеп чирләгән, кан басымы күтәрелүгә зарланган кешеләр алып тора. Шулай ук төрле тән җәрәхәтләре алу очраклары да бар.

Ашыгыч медицина ярдәме бүлегененнән алынган мәгълүматларга ярашлы, 31 декабрьдән алып 9 гыйнварга кадәр Бөгелмә, Лениногорск, Әлмәт хастаханәләренә пациентларны илтү өчен ашыгыч медицина ярдәме машиналары 15 тапкыр юлга чыккан.

news_right_1
news_right_2
news_bot