Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Урыссу халкы: ГРЭС җылылыгы өч тапкырга кыйммәт иде
Фатирларына шәхси котеллар куйган кешеләрнең коммуналь түләүләре Урыссу ГРЭСыннан файдалануга караганда өч тапкырга арзанрак чыга.
(Урыссу, “Татар-инфом”, 14 март, Лилия Гаделшина). Татарстанның Ютазы районы үзәгендә – Урыссу бистәсендә 142 күпфатирлы йортны 1 сентябрьгә кадәр ике контурлы шәхси котелларга күчерү планлаштырыла. Бүгенге көндә инде ун йортта фатир хуҗалары бүлмә һәм су җылылыгын үзләре көйли.
Бөлгенлеккә төшү сәбәпле, “Урыссу ГРЭС” предприятиесенең быел 1 майдан ябылачагы мәгълүм булгач, бистәдәге күпфатирлы йортларны җылыту мәсьәләсе килеп туды. Хәзер моңа кадәр ГРЭСтан җылылык алган 142 күпфатирлы йортны, ягъни 3441 фатирны, шулай ук 250 шәхси йортны һәм социаль объектларны киләсе сезонга әзерлек чараларын күрергә кирәк.
Бу мәсьәләнең чишелешен Татарстан Президенты үз карамагында тота. “Предприятие бөлгенлеккә төшкән, аны саклап калу мөмкин түгел. Яңа җылыту сезоны башланганчы, 1 сентябрьгә кадәр фатирларга ике контурлы шәхси котеллар урнаштырырга кирәк. Башкача юл юк”, – дип белдерде Рөстәм Миңнеханов күптән түгел Татарстан Хөкүмәте йортында узган киңәшмәләрнең берсендә.
Урыссу бистәсен җылылык белән тәэмин итүнең схемасы кабул ителгән. Төп эшләрне “Татарстанның газлаштыру, энергия саклау технологияләре һәм инженер челтәрләрен үстерү фонды” башкара. Бүгенге көндә бистәдәге 87 йортка урам яктан газ торбалары үткәрелгән. Фатир хуҗаларыннан 1300 гариза кабул ителгән. Район хакимиятенең Башкарма комитеты җитәкчесе Ренат Вәдыйгуллин беренче йорт узган елның ноябрендә ике контурлы котеллар белән җылытуга күчүен, ә кышны яңа шартларда барлыгы биш йорт исән-имин чыгуын искәртә. Хәзерге вакытта инде ун күпфатирлы йорттагы хуҗалар өйләрен ике контурлы котел ярдәмендә җылыта.
“Татарстанда 50 мең фатирны ике контурлы котел белән җылыталар, дигән мәгълүмат бар. Шушы соңгы 10 ел эчендә алар үзләрен ышанычлы, уңайлы, чагыштырмача очсыз җылыту системасы буларак танытты. Безнең очракта да ике контурлы шәхси котелларга күчү – иң отышлы юл. Районның бу өлкәдә тәҗрибәсе дә юк түгел – Әпсәләмов, Дим-Тамак, Алаба Күл, Ютазы кебек авылларда кешеләр инде җиде ел элек ике контурлы котелларга өстенлек бирде. Бу котеллар җылылык өчен түләүләрне гадәттәгедән 2,2 тапкырга киметергә, ел әйләнәсендә кайнар судан файдаланырга, кирәк чакта җылылыкны кабызырга мөмкинлек тудыра. “Урыссу ГРЭС” предприятиесе җитештергән җылылык исә, андагы җиһазларның бик нык таушалуына күрә, кулланучыларга кыйммәткә төшә. Шәхси котеллар урнаштырган кешеләр исә заманча шартларның рәхәтен күрә. Котел алып урнаштыру өчен чыгымнарны дәүләтнең лизинг программасы аша 7 ел дәвамында каплап булуы да бу эшне җиңеләйтә”, – ди Ренат Вәдыйгуллин.
"Котеллар уңайлырак, очсызрак”
Бистәнең Шамкин урамындагы биш катлы 51нче йортта өч бүлмәле фатирда яшәүче пенсионерлар гаиләсе – Валентина һәм Михаил Кучеровлар февраль ае өчен беренче исәп-хисап кәгазен алган. “Ике контурлы котелны 11 гыйнварда тоташтырдык. ГРЭС хезмәтеннән файланганда җылылык өчен аена 4-5 мең сум түли идек. Хәзер, өйне котел белән үзебез җылыткач, февраль аенда 1375 сум чыкты. Куанып туя алмыйбыз. Кирәк икән җылылыкны кысабыз, урамда суытса – ачабыз. Ирем инвалид, йөрәге авыру. Фатирда һава әйбәтләнде, суларга рәхәт, тынны кысмый, ди. Эшче бригада тиз һәм чиста эшләде, фатирдагы бөтен торбаларны алыштырдык.
Котелдан файдалану җиңел, барысы да автомат, өйдә һәрвакыт кайнар су булачагы да сөендерә. Котел өчен лизинг түләүләре җиде елга исәпләнгән. Анысы аена 1200 сумны тәшкил итә. Әле шуның белән чагыштырганда да, түләүләр гадәттәгедән кимрәк чыга. Башкаларга тизрәк котел урнаштырырга киңәш итәм, вакытны сузмасыннар. Яңа әйбер һәрвакыт шикләндерә, миндә дә баштарак икеләнү бар иде, ә менә хәзер никадәр уңайлы икәнен аңлыйм. Инде котел яхшы эшләсен генә, рәхәтен күрергә язсын. Һаман куйдырмаган кешеләр кызыксыналар, түләүләрнең күләме турында да сорыйлар”, – дип сөйли Валентина ханым.
"Түләүләр кими диделәр"
Күрше подъездда шулай ук өч бүлмәле фатирда яшәүче пенсионер ханым Рәмзия апа Галимова беренче исәп-хисап кәгазен түземсезлек белән көтә. Аңа ул киләсе айда киләчәк. “Ике контурлы котелны 9 февральдә тоташтырдылар. Ничек файдаланырга икәнен күрсәттеләр-аңлаттылар. Уңайлы: температураны ничек кирәк, шулай көйлисең. Түләүләр кими, дип әйттеләр. Үткән айда коммуналь түләүләр 5100 сум чыкты, бу сумманың 3800 сумы җылылык өчен иде. Котел белән җылыткач, чыгымнар кимер дип өметләнәм. Без авылга кайтып-китеп йөрибез, котел булгач, җылыкны, җылы суны экономияләргә җайлы. ГРЭС ябыла дип, котеллар куярга тәкъдим иткәч, мин икеләнмичә риза булдым, үкенмим”, – ди Рәмзия апа.
Шәхси йортларда яшәүчеләр дә ярдәмгә өмет итә ала
10 мең кеше гомер кичергән Урыссу бистәсендәге социаль объектлар, ГРЭС туктагач, блоклы кечкенә котельныйлар ярдәмендә җылытылачак. Башкарма комитет җитәкчесе Ренат Вәдыйгуллин 28 социаль объект өчен 23 котельный сафка бастырылачагын һәм алар августка кадәр тоташтырылачагын хәбәр итә. Төзелеш урыннары көздән билгеләнгән. Ә аңа кадәр җылы судан аермас өчен районга апрельдә 100 бойлер кайтарылачак.
“Бистәдә ГРЭС җылысыннан файдаланган 250 шәхси йорт бар. Заманында предприятие җылысын мул өләшкән. Шәхси йорты белән яшәүчеләр дә өйләрен, хәтта мунчаларын ГРЭС җылыту системасына тоташтырган. Аларга да дәүләт программасы аша, күпфатирлы йортлардагы кебек, ике контурлы шәхси котелларны лизингка урнаштырырга гариза тапшырырга рөхсәт ителә”, – ди Ренат Вәдыйгуллин.
Районның “Урыссу-Водоканал” предприятиесе җитәкчесе урынбасары Гамил Шәфыйгуллин, үз чиратында, халыкның шик-шөбһәсенә җавап итеп, бистәдә су бөтенесенә дә җитәчәген әйтә.
“Бүгенге көндә “Татарстанның газлаштыру фонды” көче белән бистәдә алдагы өч елда 22 чакрым озынлыктагы магистраль һәм кварталлар эчендәге челтәрләрне алыштыру планлаштырыла. Быелга 9 чакрымны яңарту максатын куйдык, бу эшләрне 8 мартта башладык. Ремонт буласы урыннарда торбаларның диаметрын арттырабыз. Аксакүл суалгычында булган өч скважинага өстәмә тагын дүртне урнаштырачакбыз. Артезиан суын йомшарту системасын монтажлаячакбыз, ике суалгычтагы су һәркемгә җитәчәк, санитария кагыйдәләренә һәм нормаларына җавап бирәчәк”, – ди “Урыссу-Водоканал” җаваплыгы чикле җәмгыяте вәкиле.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз