news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Урыссу гимназиясе укучылары "Сөмбелә" бәйрәменә багышланган конкурста җиңү яулады

Конкурс татар халкы милли бәйрәмнәрен, йолаларын, гореф-гадәтләрен искә төшерү максатыннан үткәрелде.

(Казан, 16 октябрь, "Татар-информ"). Минзәлә шәһәренең Муса Җәлил исемендәге педагогия көллиятендә татар гимназияләре арасында “Сөмбелә” гә багышланган республикакүләм конкурсы үтте. Бу конкурста Урыссу гимназиясе укучылары җиңү яулап кайтты дип яза "Ютазы таңы" газетасы.

Әлеге конкурста 7 гимназия үзара көч сынашты. Алар арасында Урыссу гимназиясе укучылары да бар иде. Конкурста катнашучыларга 5 бәйгедә катнашырга туры килде. ”Сөмбелә” бәйрәменә багышланган “Котлы булсын уңыш бәйрәме!” - театральләшкән композиция, “Күп укыган, күп белер” – татар халкының бәйрәмнәре, тарихы, милли киемнәре буенча сорауларны үз эченә алган тест биремнәрен үтәү; егетләр һәм кызлар командалары арасында “Икмәк – игенченең җан җылысы”, яшелчәләрдән “Көзге уңыш” композициясен төзү һәм капитаннар өчен “Җилкәннәр җилдә сынала” кебек бәйгеләр оештырылган иде. Безнең укучыларыбыз конкурсның һәр турында уңышлы чыгыш ясап, “Зыялылар” номинациясендә җиңү яуладылар. Команда җиңүчеләр дипломы, акчалата һәм истәлекле бүләкләргә лаек булды, дип яза басма.

Составында ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының милли мәгариф идарәсе начальнигы Исмәгыйлова Гөлназ Хәмзә кызы, Сабир Өметбаев исемендәге Минзәлә татар дәүләт драма театрының баш режиссеры Сәмирханов Дамир Мөдәррис улы булган мәртәбәле жюри, бәйге этапларын бик дикъкать белән карап, бәяләп бардылар.

Газета җиңүчеләрне - 8 нче сыйныф укучылары Хәкимова Алия, Хәкимова Гөлия, Әхмәтова Алина, Хәкимов Нияз, 9 нчы сыйныфтан Идрисова Әдилә, Морданшин Ренат, Шакиров Динар, Шәмсетдинов Мусаны һәм аларның җитәкчеләрен – Гарифуллина Зилә Илгизәр кызын, Садыйкова Фирүзә Илкам кызын - котлап, "Киләчәктә дә актив булуларын, зур уңышларга ирешүләрен теләп калабыз", - дип яза басма.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100