news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100

Урыссу бистәсендә яшәүче берәү торагыннан колак каккан

Әҗәте күп, фатиры чуп-чар полигонына әйләнгән

 (Казан, 1 октябрь, “Татар-информ”). Торак-коммуналь уңайлыклар өчен зур суммада әҗәте барлыкка килгән Урыссу бистәсендә яшәүче берәү торагыннан колак какты.

Әлеге йортта яшәүче ир торак бинаны алып торучы булып санала. Ун ел дәвамында ул бернинди сәбәпсез фатир һәм коммуналь уңайлыклар өчен түләмәгән. Ул ялгызы яши, йөгәнсез тормыш алып бара. Бу кеше бер тапкыр гына кисәтелмәде. Өстәвенә, фатирында – калдык-постык һәм чуп-чар полигоны.

Бүген наймга бирүче таләбе буенча торак бинаны социаль наймга биреп тору турындагы килешү суд тәртибендә таркатылды. Суд торак йорт өчен җаваплы кешене, башка торак белән тәэмин итү шарты белән, бу торак бинадан чыгару турында карар итте, дип белдерә “Ютазы таңы” басмасы.

news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
Медиаметрикс
news_bot_970_100