news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Урыссу бистәсендә ГРЭС ябылганнан соң, беренче җылыту сезонында җитди проблемалар булмаган

Татарстан Премьер-министры бүген республика парламентында депутатларны Урыссу бистәсендәге вазгыять белән таныштырды.

(Казан, 22 март, “Татар-информ”, Лилия Гаделшина). Ютазы районының Урыссу бистәсе халкы быелгы җылыту сезонын җитди проблемаларсыз чыкты. Бу хакта Татарстан Хөкүмәте рәисе Алексей Песошин бүген республика парламентының 36нчы утырышында белдерде. ТР Премьер-министры депутатлар алдында үткән елда башкарма хакимият органнарының эшчәнлеге буенча хисап тотты.

Депутат Альберт Хәбибуллин Урыссу ГРЭС предприятиесе ябылу сәбәпле, узган ел Урыссу бистәсендә торак йортларны җылыту һәм кешеләрне эш урыннары белән тәэмин итү мәсьәләсе калкып чыгуын искә төшерде.

“Предприятие ГРЭС милекчесе карары белән ябылды. Нәтиҗәдә, бистәдә элек ГРЭСтан җылытылган йортларны җылылык белән тәэмин итү схемасы төзелде. 3366 фатир һәм шәхси йортка тиз арада шәхси җылыту системасы урнаштырылды. 3 меңләп объектта эшләрне Татарстанның Газлаштыру фонды башкарды, шәхси җылыту казаннарын милекчеләр үз көчләре белән дә урнаштырды. Бистәдә бигрәк тә социаль объектлар өчен блок модульле 23 котельный төзелде, су җылыткыч 80  җиһаз куелды. Беренче кышны бистә җитди дәгъваларсыз чыкты”, - дип хәбәр итте Алексей Песошин.

Ул ГРЭС ябылганда предприятиедә 203 кеше эшләвен искәртте. “177 хезмәткәр мәшгульлек үзәкләренә мөрәҗәгать итте, шулардан 124 кеше эшкә урнаштырылды, 41 кеше үзләре эш тапты, 4 кеше исәптә тора, 8 кеше әлегә ГРЭСта эшли”, - диде ТР Хөкүмәте рәисе.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot