news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Урыссу балалар коллективы “Premium CLASSIC” Халыкара башкару осталыгы бәйгесендә җиңде

Урыссу бистәсенең Балалар сәнгать мәктәбеннән “Тургайлар” ансамбле “Халык уен кораллары” номинациясендә I дәрәҗә лауреат булды.

(Ютазы, 7 февраль, "Татар-информ", "Ютазы таңы"). Ютазы балалар сәнгать мәктәбе коллективы “Premium CLASSIC” Халыкара башкару осталыгы бәйгесе җиңүчеләре булды, дип яза җирле басма.

Буа шәһәрендә Татарстан Республикасы Буа районы хакимияте, мәдәният бүлеге «РИТМ» халыкара фестиваль үзәге белән берлектә оештырылган “Premium CLASSIC” бәйгесе үсеп килүче буынны сәнгати тәрбия бирү сорауларына киң җәмәгатьчелек игътибарын җәлеп итүне максат иткән. Урыссу бистәсенең Балалар сәнгать мәктәбеннән “Тургайлар” ансамбле “Халык уен кораллары” номинациясендә I дәрәҗә лауреаты булса, “Экспромт” ансамбле II дәрәҗә лауреаты булган. 10-12 яшьлек балалар катнашындагы “Халык уен кораллары” номинациясендә Әнвәр Бекбулатов - I дәрәҗә дипломанты, Дамир Вәлиев - II дәрәҗә, Алмаз Аликбәров III дәрәҗә лауреат дипломы һәм истәлекле бүләк билгеләнгән. Яшь музыкантларның укытучыларына рәхмәт белдерелгән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100