Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Минзәләнең Урыс авылында мобилизацияләнүчеләр өчен өй токмачы әзерләделәр
Минзәләнең Урыс авылында мобилизацияләнүчеләр өчен өй токмачы бастылар. Авыл халкы #йөрәктәнйөрәккә# акциясендә теләп катнаша.
Р.Закиров исемендәге Урыс төп гомуми белем мәктәбе укытучылары, хезмәткәрләре, ата-аналары, «Карлыгач» балалар бакчасы коллективы, китапханәчеләр #йөрәктәнйөрәккә# акциясен дәвам итеп 160 йомыркага өй токмачы басып мобилизацияләнгән егетләргә гуманитар ярдәм әзерләде.
«Иң тәмле ризыгыбыз - чәкчәкне дә пешерделәр алар. Әлбәттә, чәкчәкне һәркем пешерә алмый. Аны пешерү осталыгын 10 ел мәктәп коллективында педагог-оештыручы булып эшләгән, хәзерге көндә Дәвек мәдәният йорты җитәкчесе Альбина Шәйхетдинова өйрәтте», – диде Урыс төп гомуми белем мәктәбенең оештыручы тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Светлана Сабирова.
«Акциянең иганәчесе Урыс мәктәбен тәмамлаган укучыбыз, хәзерге көндә ерак юлларда йөрүче егетебез Ленар Сабиров булды. Бу изге эшләрдән беркем дә читтә калмый. Тулбай, Гөлек, Урыс, Дәвек авылларында уңган әни- апалар безнең изге эшебезгә кушылып, өйләрендә токмач басты, чәкчәк пешерде», – дип сөйләде ул.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз