news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Урып-җыюда үз потенциалларын тиешенчә кулланмаган районнар бар – Илдус Габдрахманов

Бөгелмә, Питрәч, Әгерҗе, Югары Ослан районнары комбайн потенциалын тулы көченә кулланмый, ди министр урынбасары.

(Казан, 16 август, “Татар-информ”, Чулпан Шакирова). Татарстан аграрийлары бер миллион тонна ашлык суктырып алды. Әмма урып-җыюда үз потенциалларын тулысынча кулланмаган районнар да бар. Бу хакта “Татар-информ” агентлыгы оештырган матбугат конференциясендә ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының җир эшләре буенча урынбасары Илдус Габдрахманов әйтте.

“Бер комбайнга уртача көчәнеш 455 гектар күләмендә туры килә. Аларга тәүлек дәвамында гомуммәйданның 3,5 %ын суктыру бурычы куелды. Сүз дә юк, 3,5 %ны үтәргә кирәк. Кичәге тәүлектә техника потенциалын күбрәк кулланган районнар да билгеле булды. Зәй, Тәтеш, Түбән Кама, Актаныш, Балык Бистәсе, Яңа Чишмә районнары үз потенциалларын арттырып үти. Артта калучылар да юк түгел. Бөгелмә үз потенциалын 48 % кына башкара. Монда комбайн гаебе дип уйламыйм. Оештыру эшләре ахырына кадәр уйланылмаган. Азнакай, Питрәч, Әгерҗе, Югары Ослан районнарына да шелтә бар. Шартлы комбайн дип без “Дон”ны атыйбыз. Ул 50 тонна ашлык суктырып алырга тиеш”, – диде министр урынбасары.

Илдус Габдрахманов районнарда урып-җыю эшләре оештырылуын начар дип бәяләми.

“Соңгы өч көн урып-җыю өчен бик матур булды. Бүген төнлә кайбер районнарда яңгыр явып үткән, әмма ул эшкә аяк чалыр дип уйламыйм. 25 августка кадәр синоптиклар фаразлары буенча һава торышы бик әйбәт тора, шуңа күрә аграрийларга бу аралыкта үз көчләрен тулы куәтенә куллану бурычы куябыз, – диде спикер.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100