news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Урып-җыюда республиканың уртача күрсәткеченә җитмәгән районнар да бар – Илдус Габдрахманов

"Әгәр алар әлеге күрсәткечкә җиткән булса, Татарстанның 5 миллион тонна чиген узу мөмкинлеге дә бар иде", – ди министр урынбасары.

(Казан, 15 ноябрь, “Татар-информ”, Чулпан Шакирова). Урып-җыюда республиканың уртача күрсәткеченә җитмәгән районнар да бар. Бу хакта бүген “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы оештырган көзге кыр эшләре барышы хакындагы матбугат конференциясендә ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының үсемчелек буенча урынбасары Илдус Габдрахманов әйтте.

“Ел тәмамлану алдында, бүген без авыл хуҗалыгы өлкәсендә берникадәр нәтиҗәләр ясый алабыз. Быел республиканың 2,9 миллион гектар мәйдандагы җиренә авыл хуҗалыгы продукциясе чәчеп үстерелде. Аның 1,5 млн гектарын бөртекле һәм бөртекле-кузаклы, 282,4 гектарын техник культуралар алып тора. Гомумән алганда, бу ел да үзенә хас үзенчәлекләре белән килде. Беренчедән, соңарган яз һәм икенчедән салкынча җәй. Аеруча, май аенда чәчү эшләрен җиренә җиткерү, мал азыгы әзерләүдә шикләр туды. Шулай булса да, үсемчелек ягыннан ел уңышлы килде”, – диде Илдус Габрахманов.

Моның сәбәпләрен министр урынбасары сыйфатлы орлык чәчү, минераль ашламалар кертүдә (гектарына 70 килограмм) күрә. Шулай ук авыру, корткычларга каршы саклау чараларының да вакытында кулланылуын билгеләп үтте ул.

“Тәгаен мисалларга тукталсак, республика басуларыннан җыелган уңыш, гектарына 34,1 центнерны тәшкил итә. Иң зур уңыш алган район ул – Зәй районы. Биредә гектарыннан уртача 49,6 центнер икмәк суктырып алдылар. Нурлат, Сарман, Кукмара, Тәтеш районы күрсәткечләре дә югары. Әлеге районнарда эшләүче “Агросила групп” инвесторын да әйтеп үтәргә кирәк.

Тулаем иген уңышы буенча алдынгылык Буа районында (203 мең тонна). Бу – республикага ике йөз мең тоннадан артык күрсәткеч китергән бердәндер район. Аннан соң Зәй (193,3), Сарман (190,2), Арча (175,7), Актаныш (174,3), Тәтеш (173,5) районнары күрәткечләре дә яхшы.

"Билгеле, күрсәткечләр тагын да югарырак була ала иде. 5 миллион тонна – ул соңгы чик түгел иде”, – ди Илдус Габдрахманов.

Шул ук вакытта республиканың уртача күрсәткечләреннән түбәнрәк нәтиҗәләргә ирешкән районнар да бар.

“Иң түбән күрсәткеч Югары Ослан районында (20 мең тонна). Кама Тамагы, Менделеевск, Яшел Үзән, Әгерҗе, Чирмешән районнары да аннан бераз гына алдарак. Әгәр бу районнар уртача республика күрсәткеченә җиткән булса да, Татарстан басуларыннан җыелган икмәк күләме артыграк булыр иде.

Министр урынбасары шулай ук урып-җыюга ике атна соңрак керешү дә берникадәр күләмдә бөртекнең югалуына китерүен билгеләп үтте.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100