news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Урып-җыю кампаниясен иң яхшы яктырткан журналистларны бүләкләячәкләр

Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы каләм ияләре арасында бәйге игълан итә.

(Казан, 10 август, “Татар-информ”, Лилия Локманова). Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы республикада урып-җыю кампаниясен иң яхшы яктырткан журналистлар арасында бәйге игълан итә. Анда республика һәм район мәгълүмат чараларында эшләүчеләр катнашырга хокуклы, диелә министрлыкның матбугат хезмәте хәбәрендә.

Бәйге алдынгы районнарның тәҗрибәсен башкаларга да күрсәтү, урып-җыю кампаниясе лидерларына карата игътибарны арттыру максатыннан уздырыла.
Конкурска радио, телевидение һәм басма матбугат, электрон матбугат чараларында 2 августтан 30 сентябрьгә кадәр дөнья күргән материаллар кабул ителәчәк.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot